Акъяр мәдәният йортында “Җырлы аулак өй баттл” дип аталган чара узган
14 ноябрьдә Акъяр мәдәният йортында “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе тәкъдиме белән оештырылган “Җырлы аулак өй баттл” дип аталган чара үткәрелгән.
Бу хакта Акъяр АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.
Тамашачыларны һәм аулак өйгә әзерләнеп милли киемнәрдән киенгән катнашучыларны күз явын алырлык чиккән әйберләр - кашагалар, сөлгеләр белән бизәлгән, самавыр куелган өстәл, хәзерге заманда бик сирәк очраган йон эрләп утыручы әбиле сәхнә каршы алган.
Чарада Зирекле, Тубылгы Тау, Чаллы Башы, Шахмай һәм Акьяр авылларыннан өчәр кешедән торган командалар катнашкан. Гаилә елы, буларак аулак өй баттлның темасы әниләргә багышланган. 70 - 80 елларда ук популяр булган әниләр турындагы ретро - җырлар һәркемнең күңелен моңландырган. Өй эше итеп бирелгән татар халык ашлары: өчпочмак, урама, кош теле, чәк-чәк, катлама кебек ризыклар әзерләнгән. Йөзек салыш уенында да һәрберсе үзләренә чыккан йөзек өчен матур “җәзаны” үтәгәннәр - җырлаганнар, биегәннәр, шигырь сөйләгәннәр. “Аулак өй” сүзенә такмак язып җырлау буенча Чаллы Башы командасы алда барган. Әлбәттә, Зирекле авылы кызлары да калышмаган.
Соңыннан командаларга дипломнар тапшырылган. Жюри киңәшләшкән арада “Акъярым” ансамбьле, Зирекледән Кадрия Низамиева, Акъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре - Рамилә һәм Гөлүсәләрнең чыгышы кичәне ямьләндереп торган.
Күңелле чара чәй өстәле артында тәмамланган.
Бу хакта Акъяр АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев