Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабын язабыз

    Ра­йон га­зе­та­сы­ның 6 март са­нын­да "А­лар ил­гә җи­ңү алып кайт­ты" исе­ме ас­тын­да ба­сыл­ган яз­ма­да бу ки­тап­ка су­гыш­тан исән-сау әй­лә­неп кайт­кан ту­ган­на­рын һәм авыл­даш­ла­рын кер­тү бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр­гә мө­рә­җә­гать ит­елгән иде. Бу эш­кә соң то­тын­дык, рес­пуб­ли­ка­да ин­де бу эш­кә 2004 ел­да ук ке­реш­те­ләр һәм 2005 ел­да бе­рен­че ки­тап дөнья күр­де, Җи­ңү...

    Ра­йон га­зе­та­сы­ның 6 март са­нын­да "А­лар ил­гә җи­ңү алып кайт­ты" исе­ме ас­тын­да ба­сыл­ган яз­ма­да бу ки­тап­ка су­гыш­тан исән-сау әй­лә­неп кайт­кан ту­ган­на­рын һәм авыл­даш­ла­рын кер­тү бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр­гә мө­рә­җә­гать ит­елгән иде. Бу эш­кә соң то­тын­дык, рес­пуб­ли­ка­да ин­де бу эш­кә 2004 ел­да ук ке­реш­те­ләр һәм 2005 ел­да бе­рен­че ки­тап дөнья күр­де, Җи­ңү яу­лау­га да 70 ел­га якын го­мер уз­ды, су­гыш­та кат­наш­кан­нар - исән кал­ган­на­ры да ин­де бик аз кал­ды­лар.

    Нин­ди мәгъ­лү­мат­лар җы­яр­га һәм нин­ди план бу­ен­ча эш итәр­гә - му­зей ре­ко­мен­да­ци­я­ләр эш­ләп, 25 фев­раль­дә алар­ны бар­лык авыл җир­лек­лә­ре­нә җи­бәр­де. 5 март­ка чак­лы ки­лә­чәк­тә ма­те­ри­ал­лар­ны ар­хив­лар­да эш­кәр­тү өчен 14 пункт бу­ен­ча ма­те­ри­ал җыю бу­ен­ча өй­бо­рын­ча йө­реп чы­гу (баш­лан­гыч исем­лек тө­зү) тәкъ­дим ител­де. Шул ук мә­ка­лә­дә эз­лә­нү­нең чы­га­нак­ла­ры күр­сә­тел­де. Бу мө­һим эш­тә бар да - су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры Со­вет­ла­ры, ха­тын-кыз­лар Со­вет­ла­ры, мәк­тәп му­зей­ла­ры, мәк­тәп­ләр­дә­ге та­рих­чы­лар, ки­тап­ха­нә­че­ләр, клуб хез­мәт­кәр­лә­ре, го­му­мән, кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр кат­на­шыр­га ти­еш­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, шун­дый көй­ле ме­ха­низм бө­тен җир­дә дә эш­ләп кит­мә­де. Бө­тен авыр­лык авыл Со­вет­ла­ры сек­ре­тарь­ла­ры­на төш­те. 28-30 март­та му­зей та­ра­фын­нан һәр авыл җир­ле­ге­нә тәф­сил­ле инст­рук­таж (нок­та­ны, өтер­не кая ку­яр­га, сүз­не ни­чек кыс­кар­тыр­га һ.б.) би­рел­де. Тик… Исем­лек­не гра­фа­лап, һәр ке­ше­гә ае­рым-ае­рым, 14 пункт­та күр­сә­тел­гән­нәр­не кат-кат ка­бат­лап тө­зе­гән­нәр. Ке­ше­ләр һә­лак бул­ган­нар исем­ле­ген үз эче­нә ал­ган "Хә­тер ки­та­бы"н бер­кай­чан да ачып ка­ра­ма­ган­нар ди­гән фи­кер ту­ды (ки­тап­ның 18 нче то­мы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­на ба­гыш­лан­ган).

    2 ап­рель­дән соң му­зей бар­лык авыл җир­лек­лә­ре­нә без­нең элект­рон поч­та­га тик­ше­рү өчен тө­зел­гән исем­лек­ләр­нең 1-2 би­тен бул­са да җи­бә­рү­лә­рен үте­неп мах­сус хат юл­ла­ды: 5 ап­рель­гә бу эш Ар­хан­гел, Ле­ни­но, Пет­ро­па­вел, Шах­май АҖ бе­лән үт­кә­рел­де. Тик алар­ның эшен­нән соң да ха­та­лар ка­ла. Кай­сы хәр­би ко­мис­са­ри­ат та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган, нин­ди хәр­би зва­ни­е­ләр ал­ган (алар­ны ни­чек кыс­кар­тыр­га), су­гыш­та кай­да һәм кем бу­лып су­гыш­кан, су­гыш­чан һәм хез­мәт бү­ләк­лә­ре ту­рын­да язар­га. Кай­сы хәр­би ко­мис­са­ри­ат та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган - һәр­бер­се­нә күр­сә­тер­гә. Әй­тик, 1941 ел­ны Яңа Чиш­мә РХК (РВК) та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган (кө­нен, аен күр­сәт­ми­чә). Хәр­би зва­ни­е­сен тү­бән­дә­ге­чә күр­сә­тә­се: кр-ц.ряд., гв.ряд., мл.с-т, гв. ст. с-т, ст-на, мл. л-т, кап-н һ.б. Кем бу­лып хез­мәт ит­кән - ту­лы­сын­ча яза­быз. Әй­тик, те­ле­фо­нист, ком.вз­во­да, по­во­зоч­ник, са­нинст­рук­тор, ком.от­де­ле­ния, на­вод­чик ору­дия, зам.на­вод­чи­ка, ору­дий­ный но­мер, за­ря­жа­ю­щий, тан­кист, шо­фер, ком.ро­ты, нач.свя­зи, ме­ха­ник-во­ди­тель тан­ка, ст­ре­лок, раз­вед­чик, са­пер, ми­но­мет­чик, пу­ле­мет­чик һ.б. Әгәр су­гыш­чы ор­ден һәм ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лән­сә, тү­бән­дә­ге­чә яза­быз. Ка­ва­лер ор­де­на Крас­ной Звез­ды, ор.Сла­вы III ст., (рим сан­на­ры бе­лән куш­тыр­нак­сыз). Бар­лык ме­даль­ләр куш­тыр­нак­ка алы­нып зур хә­реф­тән баш­лап язы­ла: м."За от­ва­гу", м."За бо­е­вые зас­лу­ги", м."За обо­ро­ну Ста­линг­ра­да". Әгәр бү­ләк­лә­нү елы бил­ге­ле бул­са, азак­та җә­я­ләр эчен­дә елын күр­сә­тә­без: м."За по­бе­ду над Гер­ма­ни­ей" (1946 г.), м."За обо­ро­ну Ле­нинг­ра­да" (1942 г.), юби­лей бү­ләк­лә­ре­нә ва­кы­тын күр­сәт­ми­без.

    Бү­ген­ге­се көн­дә без­дә 1468 ке­ше­гә бү­ләк би­рү кә­газь­лә­ре бар. Го­му­ми исем­лек­не тө­зе­гән­дә, ал­фа­вит бу­ен­ча 4 зур аль­бом яса­дык. Тиз­дән исем­лек­не һәр авыл җир­ле­ге­нә җи­бә­рә­чәк­без. Әле­ге мәгъ­лү­мат­лар бе­лән ан­да үз исем­лек­лә­рен ту­лы­лан­ды­ра­чак­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бү­ләк­ләү кә­газь­лә­рен­дә хәр­би цен­зу­ра су­гыш­чы­ның га­и­лә­се яшә­гән авыл исе­мен сыз­ган. Һәр бит­тәә­газь­дә) "Сек­рет­но" ди­гән штамп (гриф) бар, ул 4-5 да­нә­дә тө­зел­гән: 1 да­нә (экз.) - полк шта­бы­на, икен­че­се - ди­ви­зи­я­гә, 3 - ар­ми­я­гә, 4-5 да­нә- ГОК НКО-га. Ми­сал өчен, При­каз №011 (экз.№2), 1944 ел­ның 11 ап­ре­лен­дә СССР Юга­ры Со­веты Пре­зи­диу­мы исе­мен­нән Бе­рен­че Бал­тыйк буе фрон­ты­ның 154 нче ук­чы­лар ди­ви­зи­я­се 473 нче ук­чы­лар пол­кы бу­ен­ча 1907 ел­да ту­ган, кы­зы­лар­ми­я­че, та­тар мил­лә­тен­нән, пар­ти­я­сез Әг­ълә­мов Рез­ван… (ба­тыр­лы­гы ту­рын­да язы­ла) бү­ләк­лә­нә. 1942 ел­да Тат АССР Яңа Чиш­мә РХК та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган. Ад­ре­сы: (хәр­би цен­зу­ра та­ра­фын­нан сы­зыл­ган), су­гыш­чы хез­мәт ит­кән урын­да­гы бар­лык мәгъ­лү­мат­лар күр­сә­тел­гән.

    Әгәр кем дә бул­са "Под­виг на­ро­да" сай­тын­нан үзе­нең якын ке­ше­сен эз­ләр­гә те­ли икән, бү­ләк­ләү кә­га­зен­дә фа­ми­ли­я­се, исе­ме ни­чек языл­ган, нәкъ шу­лай язып кертер­гә ки­рәк. Икен­че кы­ен­лык тү­бән­дә­ге­дән гый­ба­рәт: бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре бу­ен­ча ке­ше исән-сау кайт­кан­мы яи­сә һә­лак бул­ган­мы - бе­леп бул­мый. Без 1500 гә якын бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре ал­сак та, без әле бү­ләк­лә­нү­че­ләр­нең яр­ты­сын да та­ба ал­ма­дык, дип әй­тә алам. Ми­сал өчен, Зи­рек­ле­дә Мин­не­ба­ев Ид­рис абый яшә­гән. До­ку­мент­ла­ры бу­ен­ча, аның III, II дә­рә­җә­ Дан ор­ден­на­ры бе­лән бү­ләк­лә­нү­ен бе­ләм. II дә­рә­җә Дан ор­де­ны ия­се­нә су­гыш­тан соң гы­на ба­рып ире­шә. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, исем­лек­тә 1468 ке­ше бул­са да, аның исе­ме юк. Эз­ләр­гә, эз­ләр­гә һәм та­гын бер кат эз­ләр­гә ге­нә ка­ла. Му­зей­да­гы бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр без­гә ки­леп, алар­ны ка­рый ала­лар. Без һәр­чак сез­не көтеп ка­ла­быз.

    Су­гыш­та кат­на­шу­чы­ның һәр­кай­сы ту­рын­да соң­гы язу тү­бән­дә­ге­чә бу­ла­чак: Га­ли­мов Иб­ра­гим Ах­мет­зя­но­вич, 1916 г.р., мес­то рожд:, с. Ерык­лы, жил там же, Моб. Но­во­шеш­минс­ким РВК в 1939 г., в ВОВ - в 1941 г., кр-ц, раз­вед­чик штаб­ной ба­та­реи 914 артп, 352 сд 3-го Бе­ло­русс­ко­го Фр. Де­моб. В 1946 г., пред.к-за "Ян­га Тур­мыш", зав­хоз к-за "Ки­чуй". Ка­ва­лер ор­де­на Крас­ной Звез­ды (1945 г.), ме­да­лей "За от­ва­гу" (1944), "За обо­ро­ну Моск­вы", "За по­бе­ду над Гер­ма­ни­ей", 4 бла­го­дар­нос­ти Ста­ли­на. Умер в 1999 г., по­хо­ро­нен в с. Ерык­лы (Зи­рек­ле).

    Һәм соң­гы­сы. Бү­ген­ге­се эз­лә­нү эш­лә­ре бе­лән бер­рәт­тән, 1932 ел­да ту­ган­нар­ны да кер­теп, тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә дә бар­лык мәгъ­лү­мат­лар­ны җы­яр­га ки­ңәш итәм. Әле­ге се­ри­я­не тө­гәл­лә­гәч, бер-ике ел­дан соң тыл хез­мәт­чән­нә­ре ту­рын­да да ки­тап бас­ты­рып чы­га­ру эше баш­ла­на­чак.

    Ба­ры бер ге­нә сан­ны ми­сал итеп ки­те­рәм: Зи­рек­ле авы­лы бу­ен­ча "1941-1945 ел­лар­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да дан­лы хез­мәт өчен" ме­да­ле бе­лән 625 ке­ше бү­ләк­лән­гән бул­ган. Бү­ген­ге­се көн­дә 67 ке­ше исән-сау. Ме­нә уй­ла­гыз ин­де, ки­лә­чәк­тә нин­ди зур масш­таб­лы эш баш­ка­ру бу­ры­чы то­ра.

    Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ,

    му­зей ди­рек­то­ры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: