«Алтын энә»: Лариса Патрикеевадан мастер-класс
Халык осталыгы дәресе «Пушкин картасы» буенча үткән.
Кул белән бәйләү - борынгы халык һөнәре, ул бүгенге көндә дә популяр. Кешеләр көнкүрештә кирәкле булган, бик матур, үзенә күрә бер әйбер бәйләр өчен генә кул эшенә алынмый. Бәйләү процессы кешегә шатлык китерә, гадәти һәм көндәлек тормышта матурлык һәм гармония булдыру мөмкинлеге бирә. Ләкин моңа кеше өйрәнергә тиеш.
29 сентябрьдә Петропавел мәдәният йортында Пушкин картасы буенча «Алтын энә» дип аталган мастер-класс узган. Петропавел Бистәсендә оста куллы Патрикеева Лариса Владимировна мастер-класста балаларга энә белән җептән шәл бәйләүне күрсәткән. Мастер-классның асылы - шәлне үзләренә бәйләргә мөмкинлек бирү. Балаларның кайберләре бәйләү техникасын тизрәк үзләштергән, ә кайсынадыр тырышырга туры килгән.
Иң мөһиме - бу төр һөнәрне үзләштерү теләге, чөнки мастер-класста катнашучылар хәзер әлеге төр кул эшенең гади генә һөнәр түгеллеген аңлаганнар.
Лариса Владимировнаның бурычы - энәләрне дөрес тотарга, элмәкләр (петля) ясарга, схемаларны укырга, бәйли торган эшләнмә өчен күпме элмәк кирәклеген исәпләргә өйрәтү. Шулай ук Лариса Владимировна балаларга бәйләү тарихы, җепләр, мода дөньясындагы яңалыклар турында сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев