Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Һаман эзләнүдә

Зи­рек­ле­дән му­зей ди­рек­то­ры, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Мид­хәт Га­риф улы Га­зый­мов Яңа ел ал­дын­нан ра­йон хал­кы­на һәм үз юби­ле­е­на (2 гыйн­вар­да - 70 яшь ту­ла!) зур бү­ләк яса­ган, аның 1973 - 2011 ел­лар­да иҗат ит­кән бә­ет­лә­ре туп­лан­ган "Тор­мыш чоң­гыл­ла­ры" дип исем­лән­гән яңа ки­та­бы (ти­ра­жы - 150 да­нә) дөнья күр­де. Ал­ны-ял­ны...

Зи­рек­ле­дән му­зей ди­рек­то­ры, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Мид­хәт Га­риф улы Га­зый­мов Яңа ел ал­дын­нан ра­йон хал­кы­на һәм үз юби­ле­е­на (2 гыйн­вар­да - 70 яшь ту­ла!) зур бү­ләк яса­ган, аның 1973 - 2011 ел­лар­да иҗат ит­кән бә­ет­лә­ре туп­лан­ган "Тор­мыш чоң­гыл­ла­ры" дип исем­лән­гән яңа ки­та­бы (ти­ра­жы - 150 да­нә) дөнья күр­де.

Ал­ны-ял­ны бел­мәс бу Ке­ше баш­кар­ган хез­мәт­нең (алар, әл­бәт­тә, би­хи­сап) зур­лы­гын һәм әһә­ми­ят­ле­ле­ген (мө­һим­ле­ген) әй­теп аң­ла­тыр­лык сүз­ләр та­ба ал­мыйм. Ин­де күп­тән әй­тел­гән­чә, Мид­хәт ага­ның үз сук­ма­гы бар. Шун­нан тай­пыл­мый, ул һа­ман эз­лә­нү­дә, ра­йо­ны­быз хал­кы­на, авыл­даш­ла­ры­на хез­мәт итү­ен дә­вам итә. Аңа ал­да да ба­ры уңыш­лар юл­даш бул­сын, хал­кы­на әй­тә­се кил­гән сүз­лә­рен әй­тә, эш­ли­се эш­лә­рен аза­гы­на җит­ке­рә ал­сын иде, ди­гән те­ләк­тә ка­ла­сы ки­лә. То­таш эз­лә­нү­ләр­дән, йо­кы­сыз төн­нәр­дән тор­ган хез­мә­те, ту­ган тө­бә­ге­нә һәм ке­ше­лә­ре­нә бул­ган ти­рән их­ти­рам хис­лә­ре, мә­хәб­бә­те аны яшә­тә һәм яшәр­тә, иҗат­та та­гы да би­ег­рәк үр­ләр­гә дәрт­лән­де­рә ди­сәм, һич тә ял­гы­шу һәм арт­ты­ру бул­мас дип уй­лыйм. Бә­ет­ләр ки­та­бы­ның бе­рен­че бит­лә­рен­дә урын ал­ган ке­реш өлеш­тә дә (та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы-тучылары: Чаллы Башы ур­та мәк­тә­бен­нән Кад­рия Гыйль­ма­но­ва, Ак­бү­ре­дән Са­ли­сә Мин­кәе­ва) бу көч­ле рух­лы ке­ше­гә һәм аның хез­мә­те­нә ка­ра­та бик күп җы­лы сүз­ләр әй­тел­гән.

Са­ли­сә Шәй­дул­ла кы­зы үз яз­ма­сын­: "Зи­рек­ле хал­кы бә­хет­ле ул. Алар­ның дөнья бә­я­се то­рыр­лык үз Га­зый­мов­ла­ры бар. Хә­ер, Мид­хәт абый Зи­рек­ле­не­ке ге­нә тү­гел, ул ба­ры­быз­ны­кы да, бө­тен ра­йо­ны­быз­ны­кы. Ра­йон­да аны бел­мә­гән ке­ше юк ин­де, ул рес­пуб­ли­ка­да да та­ныл­ган хөр­мәт­ле зат", дип баш­ла­ган. "…Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" га­зе­та­сын да­и­ми укы­ган ке­ше­ләр ях­шы бе­лә: Мид­хәт абый бер ге­нә фа­җи­га­ле яз­мыш­ны да чит­тә кал­дыр­мый. Бак­саң, ин­де бу та­лант­лы шә­хес­нең үзе яз­ган бә­ет­лә­ре дә 72гә җит­кән икән! Әле­гә ка­дәр ул алар­ны туп­лап, үзе­нең ки­та­бын чы­га­ру ту­рын­да уй­ла­ма­ды да. Үзе ту­рын­да тү­гел, ке­ше­ләр ту­рын­да күб­рәк кай­гыр­та бит ул. Ру­хи ха­лә­те, та­би­га­те бе­лән га­ять ак­тив бул­ган бу та­рих­чы бар эш­кә дә өл­ге­рә, җә­мә­гать эш­лә­рен­дә дә кө­чен кыз­ган­мый. Аның ата­лар­ча төп­ле сү­зе һәр­чак хак сүз итеп ка­бул ите­лә, аның эше сү­зеннән ае­рыл­ма­ды. "Тор­мыш чоң­гыл­ла­ры" дип исем­лән­гән ки­тап бү­ген сез­нең кул­лар­да. Аның бу хез­мә­те дә уку­чы­лар кү­ңе­ле­нә ба­рып җи­тәр, фа­җи­га ки­чер­гән һәр га­и­лә­гә ба­рып ире­шер ди­гән өмет­тә ка­лам", ди ул. Амин, шу­лай бу­ла күр­сен, Кад­рия Гыйль­ма­но­ва китаптагы язмасында әй­теп үт­кән­чә, Мид­хәт Га­риф улы Га­зый­мов ке­бек мил­ләт­пәр­вәр­ләр бул­ган­да, ту­ган ягы­быз та­ри­хы, ха­лык авыз иҗа­ты әсәр­лә­рен өй­рә­нү тук­тал­мас, те­ле­без­гә мә­хәб­бәт ар­тыр.

Фи­да­ния ВӘ­ЛИ­УЛ­ЛИ­НА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск