Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

АМЙ сәхнәләрендәге тамашалар

Бүген районда бер халык театры һәм үзешчән сәнгать театрының 10 түгәрәге эшли. Иң яхшы театр коллективларының эше турында үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Надежда Зыкова сөйли. -Нигездә һәвәскәр театрлар үз тапшырулары өчен татар драматурглары әсәрләрен һәм фольклор кулланалар. 30 елдан артык эшләп килүче, АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина җитәкләгән Чаллы Башыннан "Яшьлек"...

Бүген районда бер халык театры һәм үзешчән сәнгать театрының 10 түгәрәге эшли. Иң яхшы театр коллективларының эше турында үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Надежда Зыкова сөйли.
-Нигездә һәвәскәр театрлар үз тапшырулары өчен татар драматурглары әсәрләрен һәм фольклор кулланалар. 30 елдан артык эшләп килүче, АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина җитәкләгән Чаллы Башыннан "Яшьлек" театр коллективы күптән тамашачы мәхәббәтен яулады. Шушы еллар эчендә республиканың алдынгы һәм профессиональ режиссерлары һәм драматурглары (Р.В. Галиев, К.З. Саттаров кебек) белән иҗади элемтәләрен киңәйтте һәм ныгытты. Республика күләмендә үткән смотр һәм фестивальләрдә катнашып, коллектив ел саен җиңүче дипломы яисә оештыру комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнә. Шунысы сөендерә, "Яшьлек" халык театрының иярчене -"Өмет" коллективы бар (җитәкчесе И. Дәүләтшина, режиссеры Г. Сәлахова), аның репертуарында спектакльләрдән өзекләр һәм балалар өчен иҗат ителгән татар әкиятләре байтак. Театрның киләчәге өметле дип ышанып әйтергә була. Моңа аның "Идел-йорт" республика смотр-конкурсында катнашып алган дипломы да дәлил булып тора.
Яңа һәвәскәр театрлар турында да әйтеп үтми ярамый. Бүгенгесе көндә Тубылгы Тау халкы үзләрендә оешкан "Сәхнә" театр коллективы белән чын-чынлап мактана, горурлана ала, аны Тубылгытауда гына түгел, районның башка торак пунктларында да беләләр, ул - популяр. Әниләр көненә коллектив Ф. Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" спектаклен әзерләп, тамашачы хөкеменә тапшырды. Җирле артистлар эшен авылдашлары югары бәяләгән, аларны көчле алкышларга күмгәннәр. Дөрес итеп сайланган тема, режиссерның сыйфатлы эше, оста итеп башкарылган рольләр, үзенчәлекле декорация, костюмнар - бу АМЙ директоры А. Вафина хезмәте.
Театр коллективлары артистларының дәрт һәм теләкләре ташып тора: яңадан-яңа спектакльләр куялар, гастрольләргә чыгалар, кайда гына булсалар да, тамаша заллары халык белән тулы була.
-Коллективларга нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?
-Проблемалар барысының да бертөрле - бу спектакльләрне сәнгатьчә һәм музыкаль яктан бизәүгә, кирәкле сәхнә җиһазлары сатып алуга акча җитмәү.
-Коллективларның конкурс һәм фестивальләрдә катнашуы артистларны кайсы яклап булса да дәртләндерәме?
Алар театрга статус бирә. Ә жюри әгъзалары биргән бәя һәм бүләкләр коллективларны канатландыра, яңа уңышлар яуларга көч өсти.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев