Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Җан әрнүе - бәетләрдә

Редакциядән: Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музееннан Мидхәт ага Газыймовның районыбыз авылларыннан, Татарстанның Әлмәт, Саба, Кукмара, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан һәм Башкортстан төбәгеннән җыелган бәетләрдән торган “Хәтер тамчылары”ның сигезенче җыентыгы дөнья күргән.


Әлеге җыентыкта 111 биттә 47 бәет урын алган, Мидхәт ага тарафыннан аларга кыскача гына аңлатма да бирелгән . Әлбәттә, бу зур хезмәт, ул мәгълүматларны туплау беренче карашка гына бик җиңел күк, аның өчен күпме “казынырга”, эзләнергә кирәк.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Заһит Мурсиевның китапка кереш сүз итеп куелган язмасында да: “...Мидхәт абый Газыймовка чын-чыннан да баш иеп рәхмәт әйтәсе килә. Аңыбызны баету өчен зур көч салган шәхес. Бәет язучылар, җыючылар, китап бастыру өчен акчалата ярдәм күрсәтүчеләр милли рухлы асыл кешеләр ул. Алар белән горурланырга була”, диелгән. Бар нәрсә акчага корылган бүгенге заманда, бернигә дә карамастан, Мидхәт ага әле бирешми, гел алга бара. Берсен төгәлләү белән, чираттагы җыентыкка материаллар туплый башлый, үзе дә армый-талмый иҗат итә. Бу хезмәте дә соңгысы булмастыр дип өметләнәсе килә. Әлбәттә, җыентыкның дөнья күрүендә ярдәмчеләре корректор, компьютерда җыючы, биткә салучылар Гөлнар Сабирова, Лидия Лотфуллина, Гөлфия Газыймова һәм Азат Гапсәламов куйган хезмәт тә мактауга лаек.
Хөрмәтле китап сөючеләр! Кешеләр сагышын, кайгы-хәсрәт, ачы язмыш, гыйбрәтле вакыйгаларны чагылдырган әлеге бәетләр китабын кулга төшерү ягын карагыз. Бер бәетне дә калдырмый, бер тында укып чыгуыгызны сизми дә калырсыз.              
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев