Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Артистлар кабат туган сәхнәләрендә

    Бер ел­дан соң Чал­лы Ба­шы Мә­дә­ни­ят йор­ты ар­тист­ла­ры ка­бат ту­ган сәх­нә­лә­ре­нә әй­лә­неп кайт­ты­лар. 1971 ел­да тө­зел­гән авыл клу­бы­на агым­да­гы ре­монт фә­кать 1999 нчы ел­да гы­на ясал­ган бу­ла. Һәм ме­нә хә­зер, 13 ел уз­гач, ни­һа­ять, ка­пи­таль ре­монт ясар­га мөм­кин­че­лек ту­ган: ра­йон бюд­же­тын­нан 2 млн. сум­га якын ак­ча бү­леп би­рел­гән. Ре­монт бар­ган...

    Бер ел­дан соң Чал­лы Ба­шы Мә­дә­ни­ят йор­ты ар­тист­ла­ры ка­бат ту­ган сәх­нә­лә­ре­нә әй­лә­неп кайт­ты­лар. 1971 ел­да тө­зел­гән авыл клу­бы­на агым­да­гы ре­монт фә­кать 1999 нчы ел­да гы­на ясал­ган бу­ла. Һәм ме­нә хә­зер, 13 ел уз­гач, ни­һа­ять, ка­пи­таль ре­монт ясар­га мөм­кин­че­лек ту­ган: ра­йон бюд­же­тын­нан 2 млн. сум­га якын ак­ча бү­леп би­рел­гән.

    Ре­монт бар­ган ва­кыт­та клуб хез­мәт­кә­рләре кол­хоз аш­ха­нә­се би­на­сы­на кү­чен­гән­нәр. Бик үк җай­лы бул­ма­са да, алар үз­лә­ре­нең мә­дә­ни-агар­ту эш­лә­рен алып ба­ру­ны тук­тат­ма­ган­нар. Тик шу­лай да ха­лык АМЙ­ның ачы­лу­ын тү­зем­сез­лек бе­лән көт­кән һәм Шәү­кәт Са­би­ров җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге "Шеш­маст­рой" ҖЧҖ тө­зү­че­лә­ре­нә зур өмет­ләр баг­ла­ган­нар, ә алар өме­тен исә үз чи­рат­ла­рын­да бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка объ­ект­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ра ал­ган­нар. Би­на­ның тыш­кы сте­на­ла­ры тыш­лан­ган, тү­бә­се ябыл­ган, идән­нәр җә­ел­гән, тә­рә­зә­ләр­не һәм ишек­ләр­не алыш­тыр­ган­нар, ир­кен ко­ри­дор тө­зе­гән­нәр, фо­йе­да һәм МЙ ди­рек­то­ры ка­би­не­ты бе­лән бер­гә ар­тист­лар бүл­мә­сен­дә би­зәү эш­лә­рен баш­кар­ган­нар, кыс­ка­сы, тө­зү­че­ләр баш­кар­ган бар­лык эш­ләр­не авыл­да яшәү­че олы­сы да, ке­че­се дә шат­ла­нып ка­бул ит­те.

    Ка­пи­таль ре­монт­тан соң АМЙ­ны ачу тан­та­на­сы­на баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нең со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк, мә­дә­ни­ят бү­ле­ге мө­ди­ре Тать­я­на Ма­лан­че­ва, Шах­май АҖ баш­лы­гы Риф­кат Миръ­я­ку­пов һәм Шәү­кәт Са­би­ров­лар кил­гән иде. Авыл хал­кы, АМЙ ди­рек­то­ры Ил­сө­яр Дәү­ләт­ши­на һәм, әл­бәт­тә ин­де, шу­шы авыл ар­тист­ла­ры­ның сө­е­неч­ле ал­кыш­ла­ры ас­тын­да кы­зыл тас­ма­ны кис­те­ләр. Үз сәх­нә­лә­рен­дә алар ка­бат чы­гыш ясау бә­хе­те­нә иреш­те­ләр: ша­ян, кү­ңел­ле җыр­лар баш­кар­ды­лар, би­е­де­ләр һәм авыл хал­кы үте­не­че­нә би­та­раф бул­мый һәр­чак игъ­ти­бар­лы бул­га­ны өчен ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка рәх­мәт бел­дер­де­ләр.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: