Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыл кешесенең дә тамаша карыйсы килә

Авыл җи­рен­дә мә­дә­ни­ят тор­мы­шы авыл клуб­ла­рын­да һәм ки­тап­ха­нә­ләр­дә уз­ды­рыл­ган ча­ра­лар бе­лән чик­лә­нә. Кем­дер Мә­дә­ни­ят йор­ты­на ял са­ен, кем­дер ае­на бер ге­нә ба­ра, кем­дер ел­лар бу­е­на өен­нән чык­мый. Ке­ше­не те­ле­ви­зор­дан ае­рып, мас­са­кү­ләм ял итү уры­ны­на ба­рыр­га нәр­сә мәҗ­бүр итә - төр­ле авыл­лар­да ха­лык­ка без шун­дый со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­тек. Без­гә бир­гән...

Ил­һа­мия Ус­ма­но­ва, 38 яшь. Чал­лы Ба­шы авы­лы: "Без ирем бе­лән үзе­без­нең клуб­та бар­ган бө­тен кон­церт­лар­га һәм спек­такль­ләр­гә йө­ри­без. Без­дә мә­дә­ни ча­ра­лар еш уз­ды­ры­ла. Яңа Чиш­мә­гә Ка­зан­нан кил­гән ар­тист­лар чы­гы­шын да кал­дыр­мый ка­рап ба­ра­быз".

Ис­ла­мия Сад­рет­ди­но­ва, II төр­кем ин­ва­лид, Акъ­яр авы­лын­нан: "Ин­ва­лид­лар ун­көн­ле­ген­дә елы­на бер мәр­тә­бә без­не (ирем бе­лән) клуб­та үт­кән ча­ра­га ча­кы­ра­лар. Рә­хәт­лә­неп ба­рып кай­та­быз".

Ва­лен­ти­на На­за­ро­ва, 69 яшь, Горш­ко­во авы­лы: "Без­гә "зур" ар­тист­лар кил­мә­сә дә", без­нең клуб­та бәй­рәм ча­ра­ла­ры кү­ңел­ле үтә. Без үзе­без клуб­ка җы­е­лып ба­ян­га (клуб мө­ди­ре уй­ный) ку­шы­лып җыр­лый­быз, кү­ңел ача­быз. Ал­ган яңа ки­ем­нә­ре­без­не дә шун­да ки­еп ба­ра­быз. Авыр­сак яки якын ке­ше­без авы­ра­са гы­на клуб­ка бар­мый ка­ла­быз".

Жан­на Чер­няк, Яңа Чиш­мә: "Мә­дә­ни­ят йор­ты­на кон­церт­лар­га, те­ма­тик ки­чә­ләр­гә йө­рим. Та­ныл­ган та­тарс­тан ар­тист­ла­ры кон­цер­тын ка­рый­сы ки­лә, кыз­га­ныч, та­тар ар­тист­ла­ры гы­на ки­лә".

Свет­ла­на Ко­то­ва, 44 яшь, Әдәм­сә авы­лы: "Ел­га өч мәр­тә­бә бу­лыр авыл клу­бы­на чы­гам, чөн­ки ми­нем яшь­тә­ге­ләр өчен баш­ка кү­ңел­ле ча­ра­лар юк. Те­ма­тик ки­чә­ләр, төр­ле бәй­ге­ләр бул­сын иде".

Зоя Ста­хе­е­ва, 40 яшь, Ар­хан­гел Бис­тә­се: "Өй­дә­ге эш­лә­рем­не бе­тер­ми то­рып иң әй­бәт кон­церт­ка да бар­мыйм".

Су­фия Вә­лиул­ли­на, 57 яшь, Ак­бү­ре авы­лы: "А­выл клу­бы әле­гә ре­монт­та. Аңар­чы гел йөр­дем, мин мә­дә­ни тор­мыш як­лы. Үзем хор­да да җыр­лыйм, со­ло баш­ка­рам. Өй эш­лә­рен таш­лап, бе­рен­че ча­кы­ру­га клуб­ка йө­ге­рәм. Авы­ру­лар яр­дәм­гә ча­кыр­са гы­на мин ре­пе­ти­ци­я­лә­рем­не, чы­гы­шым­ны ки­чек­те­рәм, клуб­ка бар­мый ка­лам.

Лю­бовь­ Гус­ля­ро­ва, 50 яшь, Чу­аш Ча­бак­са­ры авы­лы: "Ү­зе­без­нең ар­тист­лар куй­ган кон­церт­лар­га рә­хәт­лә­неп йө­рим, бе­рәр ва­кый­га­га ба­гыш­лан­ган ча­ра­ны бик тә яра­там".

Без со­раш­тыр­ган ке­ше­ләр бик те­ләп җа­вап бир­де­ләр: күр­гә­не­гез­чә, ни­гез­дә алар клуб­ка йө­ри­ләр. Ни өчен соң ул ча­гын­да мә­дә­ни­ят учак­ла­ры­ның зал­ла­ры яр­ты­лаш, яки 20-30 про­цент­ка гы­на ту­ла. Бәл­ки без йөр­мәү­че­ләр­не оч­рат­ма­ган­быз. Ул ча­гын­да яз­ма­га ка­ра­та фи­кер­лә­ре­гез­не га­зе­та­быз­ның сай­ты­на (novoshisminsk.ru) җи­бә­рә ала­сыз.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев