Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылыбыз горурлыгы

    Шахмай авылының нәкъ уртасында ике гасырлык тарихи йорт утыра. Анда 1835-1854 елларда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе Мостафа, әнисе Зәйнәп, аңа кадәр бабасы Әхмәтҗан, әбисе Гарифә яшәгәннәр. Аларның каберләре дә монда - Шахмай авылында.

    Шулай ук бу тарихи бинада 1871-1891 нче елларда атаклы композитор Җәүдәт Фәйзинең әтисе Харис Зариф улы Фәйзуллин да яшәгән.
    1 ноябрь көнне татар халкының күренекле драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928) тууына 123 ел тулуга багышланган "Мирхәйдәр Фәйзи - авылыбыз горурлыгы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде. Аны әлеге юллар авторы оештырды. Драматургның туган көненә туры китереп ачылган музейда Мирхәйдәр Фәйзинең Казан шәһәрендә яшәүче туганнары: Гөлнур Фәйзуллина һәм аның тормыш иптәшен, Фирүзә Фәйзуллина, Диләрә Мөхәммәдьярова һәм Элинаны каршы алдык. Алар беренче тапкыр ата-бабалары җиренә аяк бастылар. "Бу ягымлы җирдә безнең бабаларыбыз каберләре, бу җир, һава безгә бик кадерле" дип сөйләгәндә, аларның күзләрендә шатлык яшьләре күренде. Алар үзләренең нәселләре белән горурлануларын белдерделәр.
    Әйе, Фәйзуллиннар нәселеннән талантлы, үзенчәлекле шәхесләр чыккан: галимнәр, табиблар, шагыйрьләр, эшмәкәрләр. Музейда Фәйзиләр нәселенең 11 буынына кадәр нәсел шәҗәрәсе бар. Драматургның бабасы шагыйрь Мөхәммәдьяр морза булган. Морзалар нәселеннән булуларына дәлил булган таныклык музейда эленеп тора. М. Фәйзи исеме тикмәгә генә Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Гафури, Г. Камал исемнәре белән янәшә куелмыйдыр.
    Үзенең кыска гына иҗат дәверендә Мирхәйдәр Фәйзи 16 сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя, 70 көндәлек дәфтәре калдыра. Татар драматургиясенең иң гүзәл, кабатланмас асылташларының берсе- "Галиябану" драмасы. 1916 нчы елда язылган үлемсез әсәр ничә еллар инде менә сәхнә түрләрен яулый. Мирхәйдәр Фәйзинең туган көнендә дә Шахмай урта мәктәбе укучылары "Галиябану" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Төп рольләрне Әдилә Галимова (Галиябану) һәм Айназ Кәлимуллин (Хәлил) оста итеп уйнадылар.
    Кичәдә Шахмай авыл җирлеге башлыгы Р. Хәсәнов, район мәдәният бүлеге мөдире Н. Зыкова, Шахмай урта мәктәбе директоры К. Хәйруллин, «Сөт иле" "Яңа Чишмә" агрофирмасы генераль директоры Г. Сөләйманов, ветераннар советы рәисе Ә. Шәрипов чыгыш ясадылар. Драматургның туганнары музейга экспонатлар, тарихи язмалар бүләк иттеләр. М. Фәйзинең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Кичә югары дәрәҗәдә үтте.
    Музей стеналарын Гомәр Сөләйманов ярдәме белән ясатылган картиналар бизи. Быел 25 сентябрьдә Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Драматург Мирхәйдәр Фәйзи музее" исемле проект эшем өчен Президентыбыз Р. Миңнеханов грант тапшырды. Димәк, музей өчен витриналар, шкафлар алырга мөмкинчелегебез булачак.
    2015 нче елда Мирхәйдәрнең әтисе Мостафа Фәйзуллинның тууына 180 ел тула. Шул уңайдан Фәйзуллиннар музее статус алып, тантаналы төстә ачылыр, туган якны өйрәнү музеена нигез салыныр дип ышанасы килә. Кирпечтән салынган әлеге йорт Шахмай халкына йөз елдан артык хезмәт итә, киләчәктә дә шушы тарихи бина үз йөзен, горурлыгын югалтмасын, озак еллар халыкка хезмәт итсен иде.
    Резидә Абдуллина,
    Шахмай авылы мәдәният йорты директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: