Авыл хезмәт һәм җыр белән дан казана
Архангел Бистәсендә III рус җыры фестивале узды
Талантлар очрашуы
Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсендә барлык иҗат коллективлары белән берлектә «Песня русская - душа народа» фестивале ачылды. Анда Яңа Чишмә, Түбән Кама, Әлмәт районнарыннан, Чистай һәм Нурлат шәһәрләреннән 25 коллектив һәм 15 солист чыгыш ясады.
Авылда иң массакүләм һәм яраткан чараларның берсен бәйрәм итүгә һава торышы үз төзәтмәләрен кертте: озакка сузылган яңгыр бернинди үзгәреш вәгъдә итмәде, шуңа күрә фестивальгә җыелучылар бердәм дус компания булып, бернинди ыгы-зыгысыз мәдәният йорты залына юл тоттылар.
Мәдәният йорты фойесында халык иҗаты күргәзмәләре, авыл тормышыннан фотокүргәзмәләр урнаштырылды. Ә сәхнәдә бераз юешләнгән аппаратураны урнаштырдылар.
Яңгыр кунакларның да, хуҗаларның да кәефләрен бозмады, бу фестивальдә катнашучыларның күңелле итеп сөйләшүләреннән дә күренә иде, ә аларның якты йөзләре рус җырын яраткан рус кешеләренең эчке халәтләре теләсә нинди һава торышында да яхшы булуын тагын бер кат раслады. Бу хакта җирле храм башлыгы Георгий атакай болай диде: «Рус кешеләре үзләренең киң күңелле, ачык йөзле булулары белән дан тота. Әмма аларның эчке дөньялары барыбер серле һәм моңлы булып кала».
Фестиваль һәм Авыл көне
Район мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальдә катнашучыларны, Архангел Бистәсендә яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сәламләде. Ул барысын да рус җыры бәйрәме һәм шушы чарага туры китереп әзерләнгән Авыл көне белән котлады, аның «Кадерле авылдашларым, мин бүген үзем дә кече Ватаныма килүемә, сезнең янда булуыма бик шатмын», - дигән сүзләре аеруча җылы яңгырады. Архангеллыларның көчле алкышлары үз якташларына карата хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән икәнлеге аңлашыла иде.
Сәламләү сүзләреннән авылның хөрмәтле кешеләрен бүләкләүгә күчтеләр. Һәм беренчеләрдән булып Архангел Бистәсендәге Вознесение Господня чиркәве башлыгы Георгий атакайны котладылар. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Шулай ук «Авыл җирлеген төзекләндерүдә аеруча актив ярдәм иткәннәре өчен» Михаил Петрович һәм Александр Петрович Белозерцевлар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бергә гомер итүләренең 45 еллыгы уңаеннан Николай һәм Татьяна Беспаловлар гаиләсенә авыл җирлеге башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.
«Иң яхшы йорт яны территориясе өчен» Кристина Романова, Любовь Тропынина һәм Нина Некрасовалар авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Аллары да гөлләре,
Бик тә чибәр үзләре…
Рус җыры фестивале «Архангельская краса» ансамбле чыгышыннан һәм Наталья Таротинаның «Я - Россия» җыры белән башланып китте.
Яңа Чишмә, Түбән Кама, Әлмәт районнарыннан, Чистай һәм Нурлат шәһәрләреннән 25 иҗат коллективы кызыл, зәңгәр, яшел, шәмәхә һәм сары, алтын һәм көмешсу төсләрдәге киемнәрдән, милли бизәкле һәм ачык төсле яулыкларда сәхнәгә чиратлашып чыктылар һәм халыкны рус халык җырларын башкарулары белән сөендерделәр.
Солистларның чыгышлары да алардан бер дә ким түгел иде. Балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар үзләренең моңлы тавышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Иң популяр һәм таныш җырларга залдагылар да, хәтта сәхнә артында да кушылып җырладылар.
Архангел Бистәсенә килгән кунаклар авыл халкына хушлашканда: «Кунакчыллык, сый-нигъмәтләр, бай программа һәм, гомумән, барысы өчен дә зур рәхмәт...Яңгырлы һава торышы булуга карамастан, сезнең барысы да килеп чыкты. Никадәр искиткеч коллективларның, солистларның оста чыгышларын күрдек без»,«Бирегә килүебезгә без бик шат һәм канәгать», «Һава торышы аяк чалса да, сезнең барысы да яхшы килеп чыкты, рәхмәт сезгә!», дигән теләкләрен җиткерделәр.
Фестивальне оештыручылар үз хезмәттәшләреннән тагын бик күп рәхмәтле СМС-хәбәрләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев