Авылларга сәяхәт
- Республика көнендә, ягъни 30 августта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре музейның ветеран ярдәмчеләрен һәм дусларын бәйрәм белән котлау өчен авылларга сәяхәт кылды, - ди музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
- Акбүре авылында без шигырьләр һәм бәетләр иҗат итүче Мусина Гөлсылу апаны бәйрәм белән котладык. Аннан “Дуслык” совхозы ветераннары, аны үз вакытында җитәкләгән дә Харис Вагыйз улы (рәсемдә) һәм аның тормыш иптәше Миннегөл Нурулла кызы гаиләсендә булдык. Харис чордашка “Зиреклем зирекләре” һәм “Зирекле тамырлары” китапларын бүләк иттек. Авылдагы Буыннар мирасы музеен да карап чыктык.
Шахмай авылында «Татарстан» колхозы хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Касыйм Дәүләтша улы һәм Миннаһар апа Төхфәтуллиннарны котладык. М.Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда булдык.
Акъяр авылында «Маяк» колхозының элеккеге бозау караучысы һәм Татарстан өлкә партия конференциясе делегаты булган Ихсанова Зәйнәп Гафур кызында булып, бәйрәм котлавы ирештердек һәм сәламәтлек теләдек.
Югарыда әйтеп киткән һәм музейның башка дуслары, ярдәмчеләре һәрвакыт, даими рәвештә музей фондларын тулыландырып торалар.
Ихластан рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев