Бал Спасы бәйрәме
Черемухово Бистәсенедә халык бәйрәме - Авыл көне узды
Бал спасы ул Черемухово Бистәсенең престол бәйрәме - ә бу авыл умартачыларының һәм биредә яшәүчеләрнең эшенә йомгак ясарга вакыт җиткәнен аңлата. Черемухово Бистәсе хуш исле татлы балы, матур җырлары һәм хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота.
Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар - Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова, Архистратиг Михаил храмы башлыгы Сергий атакай, авыл халкы, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чистай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар да катнашты.
Һәр кунакны ипи-тоз, бал- коймаклар һәм «Рябинушка» халык коллективы башкаруындагы «Край родной» җыры белән каршы алдылар.
Мәдәният йорты фойесында халык һөнәрләре күргәзмәсе оештырылды, яшьләр бүлеге тарафыннан шашка буенча турнир үткәрелде, бал һәм коймаклар белән чәй табыны әзерләнгән иде. Ә сәхнәдә алып баручылар матур итеп бәйрәм чарасын башлап җибәрделәр.
«Авыл көне ул без яшәгән, горурланган һәм яраткан кече Ватаныбыз бәйрәме. Шуңа күрә бу көнне без якташларыбызга иң изге теләкләребезне юллыйбыз: барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез. Бәйрәмебез кунакларын сәламләү өчен без сүзне авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцинага бирәбез», диделәр.
АҖ башлыгы авыл җирлеге хакимиятенең агымдагы елдагы эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләде. Авыл җирлегендә булган үзгәртеп кору эшләренең уңышлылыгы күбесенчә авыл халкының бергәләп эшләвенә һәм бер-берсенә ышана белүенә нигезләнә һәм шулай ук кешеләрнең хакимияткә һәм хакимиятнең дә кешеләргә ышанычы белән бәйле, дип билгеләп үтте ул.
«Кадерле авылдашлар, мин сезнең актив булуыгызны беләм һәм бердәм тавыш бирү көнендә - 8 сентябрьдә, барыбызның да сайлауларга килеп, тавышларыбызны ышанычлы кандидатлар өчен бирүебезгә өметләнәм».
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова да үз чыгышында черемуховолыларның инде күп еллар дәвамында авыл җирлекләре үсешенең байтак күрсәткечләре буенча иң яхшылар рәтендә булуын әйтте. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлап, авылның киләчәктә дә чәчәк атуын, ә халыкка исә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек теләде. 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны сайлау үтәчәге турында искәртеп, черемуховолылар монда да активлык күрсәтерләр дип ышаныч белдерде.
Бәйрәм авыл кешеләрен хөрмәтләү белән дәвам итте һәм беренче чиратта СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар Алексей Лапшин һәм Александр Курбатовларның исемнәре аталды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан соң Ватан хакына һәлак булган авылдашларның - СВО геройларының исемнәрен атап, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан Олеся Финагентова башкаруындагы «Молитва» җыры яңгырады.
Традиция буенча бу көнне Черемухово Бистәсенең иң өлкән кешесен - Валентина Михайловна Трунованы һәм Бистәдә яшәүче иң кечкенә сабыйларны - Алина Корнева белән Андрей Тележкинны хөрмәтләделәр.
Гаилә елында быел бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үткән бәхетле гаиләләрне дә атап үттеләр. Сәхнәгә Александр һәм Валентина Желтковлар, Константин һәм Елена Труновлар, Иван һәм Наталья Банцыревлар, Владимир һәм Ольга Рузановлар, Михаил һәм Галина Даниловлар күтәрелде. Юбилярлар авыл җирлеге башлыгыннан истәлекле бүләкләр кабул иттеләр һәм «Архангельская краса» ансамбленең - «Жизнь продолжается» җырын тыңладылар.
«Шәхси территорияләрне төзекләндерү» номинациясендә авыл халкын хөрмәтләү дә инде күркәм традициягә әверелгән. Әлеге номинациядә Татьяна Москотина һәм Наталья Корневалар җиңде.
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүдә бөтен авыл халкының тырышлыгы чагыла. Черемухово Бистәсе - чиста һәм төзек авыл. Монда бюджет учреждениеләре коллективларының һәм аларның җитәкчеләренең: мәктәп директоры Максим Сальцинның, балалар бакчасы мөдире Елена Сальцинаның, мәдәният йорты директоры Ирина Доронинаның һәм чиркәү башлыгы Сергий атакайның да өлеше зур. Аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук җәй буена авыл җирлеге башкарма комитетында намус белән эшләгән мәктәп укучысы Екатерина Поповага да рәхмәт белдерелде.
Барлык авыл җирлекләрендә кебек үк, биредә дә эшчәнлекләре һәм тормыш позициясе байтак авылдашлар өчен үрнәк булырлык кешеләр бар.
«Черемухово авыл җирлеге кешеләре» номинациясендә сәхнәгә авылдашларының алкышлавы белән үз хуҗалыкларыннан иң яхшы сөт тапшыручылар күтәрелде. Сергей Малолетков, Валентина Прыткова һәм Александр Ханжинга бүләкләрне сөт җыючы Ләйсән Газизова тапшырды.
Алексей Насейкин, Татьяна Абрамова, Александр Желтков, Петр Трунов, Әлфия Морозова, Мария Ханжина һәм Татьяна Даниловалар озак еллар намуслы хезмәтләре өчен премия һәм бүләкләргә ия булдылар.
Озак еллар җирле мәктәптә укытучы булып эшләгән Татьяна Данилова матур теләкләр һәм бүләкләр өчен авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцинага һәм аның командасына рәхмәт белдерде.
Авыл кешеләрен хөрмәтләү тантанасы Елена Кандеева, Дарья Зайцева (Ленино авылы), Чистай шәһәреннән рус җыры Стиль-квартеты, Яр Чаллыдан кечкенә артистка Василиса Паньшина, Олеся Финагентова, Карина Мазманян (Яңа Чишмә авылы), Александр Борзов, Валентина Вилкова (Благодатное авылы), Светлана Соколова һәм Анна Садриева (Черемухово Бистәсе), «Архангельская краса» һәм «Рябинушка» халык коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Быел Черемухово Бистәсе мәдәният йортының «Рябинушка» фольклор коллективының «Халык коллективы» исемен йөртүенә нәкъ 20 ел тулган. Әлеге истәлекле дата белән аларны Надежда Попкова котлады, югары һөнәри осталыклары һәм зур концерт эшчәнлеге алып барулары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук коллективка сәхнә костюмнарын карап тоту өчен үтүк бүләк иттеләр. Ә Карина Мазманян - (коллектив җитәкчесе Надежда Коновалованың оныгы) акапелла рәвешендә күптәнге җырларның берсен башкарды. Залда утыручы өлкәннәр, рус халык җырын саклаучылар - Валентина Трунова һәм Валентина Савельевалар аңа кушылдылар.
Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте, анда өлкәннәр дә, яшьләр дә рәхәтләнеп күңел ача алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев