Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

балалар иҗтимагый оешмалары фестивалендә

РМБ методисты Евгения Янова җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Казанда үткән республика балалар иҗтимагый оешмалары слеты-фестивалендә катнашты. Безнең районнан фестивальдә Илүзә Хөснуллина, Диана Салихова, Лена Павловалар катнашты. Фестиваль кысаларында "Шәп вожатый-2015" дип аталган республика вожатыйлар конкурсы финалы булды, анда 16 вожатый катнашты. Яңа Чишмә гимназиясеннән Илүзә Хөснуллина (җитәкчесе Г.И. Рамазанова) конкурста...

РМБ методисты Евгения Янова җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Казанда үткән республика балалар иҗтимагый оешмалары слеты-фестивалендә катнашты.
Безнең районнан фестивальдә Илүзә Хөснуллина, Диана Салихова, Лена Павловалар катнашты. Фестиваль кысаларында "Шәп вожатый-2015" дип аталган республика вожатыйлар конкурсы финалы булды, анда 16 вожатый катнашты.
Яңа Чишмә гимназиясеннән Илүзә Хөснуллина (җитәкчесе Г.И. Рамазанова) конкурста мактаулы өченче урынны яулады. Балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне, балалар республика чараларын оештыруда югары профессиональлек күрсәткәне өчен Евгения Янова фән һәм мәгариф министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев