Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар укырга тиеш

    Үт­кән ат­на­да җом­га көн­не Че­ре­му­хо­во Бис­тә­се, Крас­ный Ок­тябрь һәм Яңа Чиш­мә авыл­ла­ры бу­ен­ча КДН-ның күч­мә рей­ды бу­лып үт­те. Яңа Чиш­мә­дә 118 нче но­мер­лы Һө­нәр учи­ли­ще­сы­ ту­лай то­ра­гын­да бул­дык, тик­ше­рү үт­кәр­гән­дә бүл­мә­ләр­дә 4 ке­нә ке­ше иде, югый­сә исем­лек бу­ен­ча алар 20дән ар­тык. Ки­зү то­ру­чы тәр­би­я­че сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, кал­ган­на­ры өй­лә­ре­нә кай­тып кит­кән­нәр....

    Үт­кән ат­на­да җом­га көн­не Че­ре­му­хо­во Бис­тә­се, Крас­ный Ок­тябрь һәм Яңа Чиш­мә авыл­ла­ры бу­ен­ча КДН-ның күч­мә рей­ды бу­лып үт­те.

    Яңа Чиш­мә­дә 118 нче но­мер­лы Һө­нәр учи­ли­ще­сы­ ту­лай то­ра­гын­да бул­дык, тик­ше­рү үт­кәр­гән­дә бүл­мә­ләр­дә 4 ке­нә ке­ше иде, югый­сә исем­лек бу­ен­ча алар 20дән ар­тык. Ки­зү то­ру­чы тәр­би­я­че сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, кал­ган­на­ры өй­лә­ре­нә кай­тып кит­кән­нәр. Ко­мис­сия рә­и­се Ва­лен­ти­на Се­ме­няк шик­лә­неп: "Шим­бә дә­рес­лә­ре­нә учи­ли­ще­га ки­лер­ләр­ме икән соң?"- ди­де.

    Яңа Чиш­мә­гә ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­ла­ры бул­ган га­и­лә да­и­ми яшәү өчен кайт­кан. То­рак­ла­ры ва­кыт­лы­ча яшәп то­рыр өчен ге­нә, тер­кәл­мә­гән­нәр (про­пис­ка­ла­ры юк), ба­ла­лар мәк­тәп­кә йөр­ми. Бу юлы­сы га­и­лә­дә ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры бул­ды, алар­ның то­рак са­тып алу ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә хәл ите­лә­чә­ге ачык­лан­ды, ме­нә шул чак­та, янә­се, кал­ган мәсь­ә­лә­ләр дә хәл ите­лер. Ә әле­гә "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ га­и­лә­не үз опекаларына, ә комиссия конт­роль­гә ал­ды: ба­ла­лар укыр­га ти­еш.

    Өй­лә­рен­дә бул­ган баш­ка га­и­лә­ләрдә ба­ры­сы да тәр­тип­тә иде.

    Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә ко­мис­сия "Шун­дый-шун­дый йорт­та, шу­шы әти-әни­ләр исе­рек­ләр, алар бе­лән бер­гә зур­рак ба­ла­ла­ры да эчеп ята, ә кеч­ке­нә­лә­ре ка­рау­чы­сыз яши", ди­гән шал­ты­ра­ту ал­ган­нан соң бул­ды. Шал­ты­ра­ту Әл­мәт­тән бу­луы ачык­лан­ды. Ан­да кре­дит би­рү­че­ләр тең­кә­се­нә ти­гән ха­тын шу­шы кре­дит би­рү­че­ләр­дән ка­чып кит­кән улын һәм ки­ле­нен (ба­лигъ бул­ма­ган ике ба­ла­ла­ры бар) эз­ли икән. Ә алар­ның Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да бу­лу­ла­ры­на ике­лән­ми, чөн­ки ки­ле­не Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­нән. Тик ме­нә га­и­лә өчен ята ди­ю­лә­ре ге­нә дө­рес­лек­кә ту­ры кил­ми. Ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры мо­ңа үз­лә­ре дә инан­ды­лар. Ка­ни­кул ва­кы­тын­да ку­нак­ка кайт­кан әле­ге га­и­лә­гә өй­лә­ре­нә кай­тыр­га тәкъ­дим ител­де һәм ба­ла­ла­ры­на ты­ныч тор­мыш тәэ­мин итәр­гә ку­шыл­ды. Шул ук авыл­да ко­мис­сия күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­дә бул­ды, алар­ның проб­ле­ма­ла­рын һәм үте­неч­лә­рен тың­ла­ды­лар һәм "бу­лы­шыр­быз" дип вәгъ­дә бир­де­ләр.

    Крас­ный Ок­тябрь­дә гр.Л. озак ва­кыт пас­порт­сыз яшә­гән һәм һәр­ва­кыт сә­бәп­лә­рен тап­кан. Бу эш бе­лән Ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге хез­мәт­кәр­лә­ре шө­гыль­лән­гән, ин­де На­деж­да пас­порт­лы бул­ган, ул аны алып ки­леп күр­сәт­те һәм рәх­мә­тен бел­дер­де. Хә­зер ул эш­кә чы­гар­га ти­еш, чөн­ки аның тәр­би­я­сен­дә ба­лигъ бул­ма­ган кы­зы бар. Шу­шы авыл­да аз тәэ­мин ител­гән һәм уңыш­сыз га­и­лә­ләр бу­ла­рак исәп­тә то­ру­чы га­и­лә­ләр­дә дә бул­дык, алар­га ка­ра­та әле­гә со­рау­лар юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: