Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар үз белемнәрен күрсәттеләр

    Соң­гы ике ел­да мә­чет­лә­ре­без­нең эше си­зе­лер­лек җан­лан­ды, 7 мә­чет­тә (бар­лы­гы 11) як­шәм­бе мәк­тәп­лә­ре эш­ләп ки­лә, ан­да ба­ла­лар­га һәм олы­лар­га ис­лам ди­не ни­гез­лә­ре бу­ен­ча дә­рес­ләр би­ре­лә, га­рәп те­ле өй­рә­те­лә, Коръ­ән дә өй­рә­нә­ләр. Бу эш­тә ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов­ның хез­мә­те зур. Азат МУ­СИН

    8 гыйн­вар көн­не Ак­бү­ре авы­лын­да­гы "Нур­га­яз" мә­че­те­нә та­тар авыл­ла­рын­да як­шәм­бе мәк­тәп­лә­рен­дә уку­чы 40 лап ба­ла җы­ел­ган иде. Ра­йон мөх­тә­си­бә­те алар­га уку­га йом­гак ясап, нә­ти­җә­ләр­не ачык­лау өчен им­ти­хан оеш­тыр­ды. Ба­ла­лар сән­гать­ле һәм дө­рес итеп Коръ­ән сү­рә­лә­ре һәм аять­ләр укып күр­сәт­те­ләр, ис­лам ди­не ни­гез­лә­ре бу­ен­ча тест үт­те­ләр, вик­то­ри­на­лар­да, уен­нар­да кат­наш­ты­лар. Кү­бе­се жю­ри ал­дын­да үз­лә­ре­нең сә­ләт­лә­рен күр­сәт­те­ләр, жю­ри­да исә Яңа Чиш­мә, Зи­рек­ле һәм Ак­бү­ре мә­чет­лә­ре имам-ха­тыйб­ла­ры иде.

    Мә­чет­тә ярыш­лар баш­лан­ган­чы мә­чет­не төп тө­зү­че һәм ме­це­нат Нур­га­яз За­ла­ков имам-ха­тыйб­лар һәм дин са­ба­гын укы­ту­чы­лар ад­ре­сы­на рәх­мәт бел­дер­де. "Мин ел­дан-ел дин бе­лем­нә­рен үз­ләш­те­рер­гә тар­ты­лу­чы ба­ла­лар са­ны­ның ар­ту­ы­на сө­е­нәм, дин са­бак­ла­ры алар­ны иге­лек­ле бу­лыр­га, чис­та­лык­ка, тәр­тип­кә өй­рә­тә. Ди­мәк, ба­ла­ла­ры­быз үз­лә­ре­нә ла­ек­лы шө­гыль тап­кан­нар, урам бу­ен­да юк­ны буш­ка ау­да­рып йөр­ми­ләр" - дип бил­ге­ләп үт­те ул һәм Ак­бү­ре мә­че­те­нә йө­рү­че ба­ла­лар­га тү­бә­тәй­ләр һәм на­маз­лыклар өләш­те, ә алар­ның укы­ту­чы­сы - Са­ли­сә Мо­тый­гул­ли­на­га ис­тә­лек­ле бү­ләк тап­шыр­ды.

    Өч сә­гать­кә су­зыл­ган ярыш­лар­дан соң җи­ңү­че­ләр­не бил­ге­лә­де­ләр. Бар­лык төр чы­гыш нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Яңа Чиш­мә мә­че­те­нә йө­рү­че Ай­гөл Га­лиул­ли­на иң ях­шы­сы дип та­ныл­ды, моң­лы итеп азан әй­тү­че - Рә­шит Миръ­я­ку­пов (Шах­май) бул­ды, Зи­рек­ле­дән Рә­сим Гай­фет­ди­нов - икен­че, ра­йон үзә­ген­нән Ил­шат Са­би­ров - өчен­че урын­да (алар әле­ге рә­сем­дә сул­дан уң­га). Кыз­лар ара­сын­да мон­дый­рак уен бул­ды - дө­рес итеп кур­чак­ны би­ләү­гә тө­рү, аңа мө­сел­ман исе­ме ку­шу, ма­тур итеп бә­хет һәм имин­лек те­ләү. Әле­ге би­рем- уен­ны Ту­был­гы Тау­дан Ди­нә Хә­лиул­ли­на ба­рын­нан да ос­та­рак баш­кар­ды, Ак­бү­ре­дән Лан­дыш Шәй­дул­ли­на - икен­че, ра­йон үзә­ген­нән Али­нә Кы­я­мо­ва - өчен­че урын­да ә­сем­дә сул­дан уң­га).

    Ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов ба­ла­лар­ның ба­ры­сы­на да (җи­ңү­че­ләр­гә ге­нә тү­гел) ра­йон мөх­тә­си­бә­те ак­ча­сы­на са­тып алын­ган ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр һәм су­ве­нир­лар тап­шыр­ды, алар­га ки­лә­чәк­тә дә уңыш­лар те­лә­де һәм мон­дый оч­ра­шу - ярыш­лар да­и­ми үт­кә­ре­леп то­ра­чак, ди­де. Өй­лә на­ма­зын­нан соң "Нур­га­яз" мә­че­тен­дә бар­лык җы­е­лу­чы­лар­ны да төш­ке аш кө­тә иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: