"Балкыш" - "Сияние" Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале старт алды. Бу үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылар үзләренең иҗат марафоннарын башлап җибәрде дигән сүз. Әлеге фестиваль Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм комсомолның 100 еллыгына багышлана.
6 февральдә безнең районда исәп буенча ветераннар арасында үзешчән артистларның җиденче фестивале старт алды. Авыл мәдәният йортларында өч сайлап алу концертлары үтте һәм 10 февральдә Яңа Чишмә РМЙ-да иң яхшы башкаручыларның гала-концерты булды. Концертта 6 жанр тәкъдим ителде: хор белән җырлау, аерым башкару, вокаль, фольклор төркемнәре, шигърият, сәнгатьле итеп сөйләү, хореография. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, быел алар 100 дән артык. Бу кичне Мәдәният йорты залында халык күп булмаса да, тамашачылар һәм сәхнәдәгеләр арасында үзара элемтә җылырак кына булды.
- Сәхнәгә безнең районда яшәүче байтак милләт вәкилләре чыгуы күңелне сөендерә, алар бик матур милли киемнәрдә халык җырларын, биюләрен башкаралар, - дип сөйли районның ветераннар советы рәисе Александр Скоков. Әйтергә кирәк, ул үзе дә шушы фестивальдә катнашучы. Ул сәхнәдә үзенең шигырен сөйләде һәм "Нәфис сүз" жанрында 2 урын яулады. Өченче урын Рәшидә Мөбарәкшинага (Тубылгы Тау) һәм Антонина Шкурихинага (Черемухово Бистәсе) бирелде. Үз чыгышы белән Кадрия Гатина (Зирекле) беренче урынга лаек булды, жюри шулай карар итте.
Гомумән, жюри турында да сөйләп үтү кирәктер, иң авыры нәкъ менә алар җилкәсенә төшә бит, ничек диләр әле, "мондый миссияне дошманыңа да теләмәссең": яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу гаҗәеп катлаулы нәрсә. Әмма аларның профессиональлеге һәм компетентлылыгы шикләнүләргә урын калдырмый, сайлау дөрес ясалган.
Шулай итеп, жюри составында түбәндәгеләр иде: үзәк клуб системасы директоры Надежда Зыкова, сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова, район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова. Алар гала-концертта катнашучыларның барысына да үз бәяләрен бирделәр:
- Сез - районыбызның алтын фонды, аның иң яхшы традицияләрен саклаучы, патриотлык, ихтыяр көче, батырлык, чыдамлылык һәм үз ватаныңа тугрылылыкның лаеклы үрнәге. Әмма, ничек кенә булмасын, сайларга кирәк һәм ул эшләнде.
"Вокаль ансамбль" номинациясендә "Садра" вокаль ансамбленә (Чуаш Чабаксары) 3 урын, "Талир тәңкә" (Чаллы Башы) - 2 һәм "Селяночка"га (Яңа Чишмә) 1 урын бирелде.
"Вокал-соло" номинациясендә 3 урында Флюр Гыйльметдинов (Шахмай), 2 урында Зөбәрҗәт Дубровина (Ленино), 1 урында Рәсимә Собянина (Екатериновка).
"Хореография" номинациясендә "Талир тәңкә" (Чаллы Башы) бию төркеме 1 урынга лаек булды.
"Ансамбльләр" номинациясендә Носковлар гаилә дуэты (Чуаш Чабаксары) 2 урында, "Околица" (Ленино) - 1 урында.
Республика фестиваленең йомгаклау туры быелгысы елның октябрендә булачак, шул ук вакытта Казанда гала-концерт үтәчәк, анда безнең районнан катнашучылар уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев