Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Балкыш» фестивале финалы

29 ноябрьдә Яңа Чишмә район Мәдәният йортында «Балкыш» («Сияние») фестиваленең финалы узды. Быел республика фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.


Тамашачылар һәм компетентлы жюри хөкеменә финалда районның авыл җирлекләрендә биш зона буенча узган беренче турдан үзешчән ветеран - артистларның иң яхшы номерлары тәкъдим ителде.
Җыелган тамашачыларны һәм катнашучыларны жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк сәламләде.
Аннары ике сәгатьлек концертта ветераннар 5 номинация буенча 25 номерда үз талантларын күрсәттеләр.  Бу - «Хореография», «Музыка коралы», «Вокаль ансамбльләр», «Нәфис сүз», «Вокал-соло».  Финалчылар районыбыз халыкларының (рус, татар, чуаш, керәшеннәр) җырларын, шигырьләрен, биюләрен, инструменталь музыкасын башкардылар.
Иң күп санлысы «Вокаль ансамбльләр» номинациясе булды: 9 коллектив. Болар - Яңа Иванаево авыл Мәдәният йортының «Сударушка», Красный Октябрьдән «Курск дугасы» җыры белән «Задорушка», Яңа Чишмәдән «Шендчек» чуаш дуэты, Архангел Бистәсеннән «Любава», Акъярдан «Акъярым», Петропавел  Бистәсеннән «Ахирәтләр», «Зирекле» ансамбльләре. Алар арасында жюриның иң яхшыларын билгеләргә кыенсынуы гаҗәп тә түгел, шуңа да җиңүчеләр арасында ике коллектив: Чаллы Башыннан күп вокаль конкурслар лауреаты «Талир тәңкә» һәм район үзәгеннән танылган «Селяночка» ансамбльләре.
Татар авылларында бик күп талантлы гармунчы-ветераннар яши. Моны Акбүредән Хамәтзәки Хатыйпов, Акъярдан Рафик Халиков, Әдәмсә, Чаллы Башы һәм башка авыллардан килгән гармунчылар халык көйләрен бик оста башкарып исбатладылар.
«Нәфис сүз» номинациясе тамашачылар йөрәгенә барыннан да күбрәк кагылгандыр. Биредә авыл гармунына мәхәббәт белдерү (Илһамия Усманова, Чаллы Башы авылы), Гөлфирә Закированың якташлары, Акбүре авылы хәйриячесе Әнвәр Залаковка (мәрхүм инде) багышлап иҗат ителгән шигырьдә хөрмәте һәм рәхмәте яңгырады. Екатерина Бистәсеннән Валентина Меркурьева («Ана турында баллада») һәм Черемухово Бистәсеннән Антонина Шкурихиналар («Вәхшилек») башкарган сугыш турындагы шигырьләрдән йөрәкләр кысылды. Соңгысы бу номинациядә җиңүче булды.
Вокал-соло да тавышлар һәм башкару осталыклары белән истә калды. Бу Чаллы Башыннан Асия Раузетдинова, Акъярдан Рәисә Әхмәтова, Зирекледән Гөлсем Төхвәтуллина, Чуаш Чабаксарыннан Венера Носкова, Горшководан Касыйм Тимербулатовлар. Җыр темалары: кече ватан - «Чишмәләр», «Балан», «Авыл» һәм сугыш. Екатериновка авылыннан әлеге номинациядә җиңүче Тамара Агафонованың матур тавышы (“Сугыш чоры балалары" җыры белән) аеруча истә калды.
«Хореография» номинациясендә Чаллы Башыннан әби һәм онык –Минабетдиновалар дуэты (татар халык биюе) белән Әдәмсәдән «Ләйсән» ансамбле (керәшен биюе - беренче урын өчен диплом белән бүләкләнде) чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, катнашучыларның бик матур костюмнары, зур экранда видео һәм фото концертның матур фоны иде.
Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаганда, тамашачыларга район ветераннар Советы рәисе, жюри әгъзасы Александр Скоков Яңа Чишмә районы фронтовиклары турында тулырак мәгълүмат һәм сугыш чоры фотографияләре җыюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Акция илдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Концертны алып баручы Илназ Шәйхетдиновның дәртләндергеч җырларына да вакыт калды. Ул җырлаганда бер-бер артлы финалда катнашучылар да сәхнәгә күтәрелде.
Соңыннан җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны бүләкләү булды. Финалның иң яхшы номерларын республика фестиваленең Алексеевскида узачак зона турына сайлап алачаклар.

Ольга ИВАНОВА.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев