Бар да җиңүче исеменә лаек
Районда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының беренче этабы булып узды. Әлеге этапка үз конкурсантларын тәкъдим иткән район торак пунктлары өч зонага бүленгән иде: Екатерина Бистәсе, Акбүре һәм Петропавел Бистәсе. Һәр чыгышны компетентлы жюри бәяләде. Жюри составына түбәндәге оешма вәкилләре кергән: мәдәният бүлеге, яшьләр бүлеге, "Бердәм Россия" партиясе җирле...
Районда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының беренче этабы булып узды.
Әлеге этапка үз конкурсантларын тәкъдим иткән район торак пунктлары өч зонага бүленгән иде: Екатерина Бистәсе, Акбүре һәм Петропавел Бистәсе. Һәр чыгышны компетентлы жюри бәяләде. Жюри составына түбәндәге оешма вәкилләре кергән: мәдәният бүлеге, яшьләр бүлеге, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге, хатын-кызлар Советы (конкурсны үткәрү инициаторы), шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк. Жюри рәисе - район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова иде.
Беренче этап 16 гыйнварда Екатерина Бистәсе МЙ-да үтте, анда 5 кеше катнашты. Чара оешкан төстә үтте, чыгышлар арасында тамашачылар, катнашучылар игътибарына Екатерина Бистәсеннән яшь артистлар үзләренең җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр.
Яңа Иванаево авылы жюри хөкеменә 82 яшьлек Мария Карташованы тәкъдим итте. Ул "Хатын-кыз-ана" номинациясе буенча бәяләнде. Биш бала анасы, "2 дәрәҗә Ана даны" медале белән бүләкләнгән, авыл хуҗалыгында зур эш стажы булган ананы хөрмәтләргә аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары килгән иде.
"Өченче яшь герое" номинациясендә Чуаш Чабаксары МЙ пенсиядәге укытучы Татьяна Ильинаны тәкъдим итте. Аның үткәндәге һөнәри хезмәтләре һәм хәзергесе актив тормышы турында бары тик авылдашлары гына белә иде, хәзер исә бу гаҗәеп хатын-кызны районда да беләчәкләр. "Һөнәрем - язмышым" номинациясендә өч дәгъвачы да, һичшиксез, иң әйбәте исеменә лаек иде. Тик ике тәкъдир итү отчет җыелышында доклад тыңлаган кебек ялыктыргыч булды.
Гүзәл затларыбыз - үз һөнәрләренең осталары - Екатерина Бистәсеннән Валентина Меркурьева, Красный Октябрь урта мәктәбе китапханәчесе Любовь Скокова конкурста тәкъдир ителүгә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан җаваплырак мөнәсәбәткә лаеклылар. Әйтик, алар Черемухово МЙ-дагылардан үрнәк ала алырлар иде, алар, мәсәлән, (автор фикеренчә) "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе, авылдашлары Лариса Мироновага кагылышлы бик шәп чыгыш хәзерләгәннәр, бу исә бәйгедә планканы югары күтәрүгә сәбәпче булды. Икенче көнне конкурс Акбүре мәдәният йортында дәвам итте.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев