"Барыбыз да биер чак": Яңа Чишмәдә беренче район бию фестивале узды
Беренче булып "Тиктормаслар" бию коллективы чыгыш ясады (Яңа Чишмә балалар бакчасы). Коллектив җитәкчесе Альбина Хисмәтуллина аларга "Тиктормаслар" исемен бик урынлы сайлаган: "Кадриль" биюендә балалар төркеме үз исемен тулысынча аклады. Алар бу фестивальдә лауреат булдылар.
"Россияне яратыгыз" биюен башкарган "Сипкелләр" коллективы чыгышы да матур иде (Черемухово АМЙ, җитәкчесе Вера Коновалова).
"Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүче Адель Саматов башкарган "Импульс" ритмик заманча бию (җитәкчесе - Зинаида Вафина) яшьләр коллективларының киләсе чыгышларына этәргеч бирде.
"Федерико Феллини" биюен Петропавел Бистәсеннән Женя Павловская һәм Диана Фель (җитәкчеләре - Светлана Соловьева)...
...һәм "ВолМИКС" бию коллективы (Волчья Бистәсе АМЙ, җитәкчесе - Ольга Добрынина) дәртле итеп башкардылар.
Тамашачылар Әмирә Зарубинаны (Ленино авылы, җитәкчесе - Светлана Питеркина), "Өмет" бию дуэтын (Зирекле авылы, җитәкчесе - Алексей Тушнинский) һәм шулай ук "Солнышко" (Яңа Иванаево, җитәкчесе - Людмила Хорькова), "Талисман" (Чуаш Чабаксары, җитәкчесе Юлия Носкова), "Вдохновение" (Архангел Бистәсе, җитәкчесе - Ольга Беляева),"Яшь күңел" (Шахмай авылы, җитәкчесе - Гөлфания Ганиева),"Хатирә" (Чертуш авылы, җитәкчесе - Рәмзия Мусина),"Импульс" (Тубылгы Тау, җитәкчесе - Айгөл Вафина) коллективларын да бик җылы каршы алдылар.
Беренче район бию фестивалендә коллективлар тарафыннан 30дан артык бию номеры тәкъдим ителде. Тамашачылар яңа ачышлардан һәм инде таныш артистларның чыгышларыннан бик канәгать калдылар. Чертуш АМЙ һәм Яңа Чишмә РМЙ һәм башка “артистлар” үзләренең чыгышлары белән барысын да шаккатырдылар.
Яңа Чишмә РМЙ, Екатерина Бистәсе мәдәният йорты бию коллективлары , Черемухово мәдәният йортының "Сипкелләр" бию коллективы, Сәвия Вәлиева һәм "Өмет" бию дуэты (Зирекле) фестивальнең беренче дәрәҗә лауреатлары булып танылды.
Лауреатларга дипломнарны жюри әгъзалары: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носовалар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев