Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Барысы да тере хәтер булып Безнең йөрәкләрдә яшәсен

19 февральдә РМЙ-да мәдәният бүлеге, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә оештырылган концерт иҗат отчетларын төгәлләүче этап булды. Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан булды, мәртәбәле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хезмәт ветераннары, элеккеге сугышчы-интернационалистлар һәм башка "кайнар нокталар"дагы сугышчан хәрәкәтләрдә...

19 февральдә РМЙ-да мәдәният бүлеге, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә оештырылган концерт иҗат отчетларын төгәлләүче этап булды.
Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан булды, мәртәбәле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хезмәт ветераннары, элеккеге сугышчы-интернационалистлар һәм башка "кайнар нокталар"дагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде. Концерт алар турында - Ватанны саклаучыларның өч буыны, Бөек Җиңү, шушы куркыныч сугыш турында безнең Хәтер хакында иде.
Мамай Кургандагы "Кызыл дивар" турындагы беренче композиция шушы сугышта һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә багышланган иде. Тукта, геройлар канына буялган шушы дивар янында туктал, аларның исемнәрен укы, үткәннәргә борылып кара, нәрсә бәрабәренә бәхет яуланган - шул хакта уйла, дигән тавыш яңгырады. "Даладагы үләннән ачы ис бөркелә" - шушы
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)сугышта җилдә тибрәлгән кылган үләннәре өстендә исемнәре билгеле һәм билгесез геройлар көрәшкән һәм мәңгелеккә ятып калган дала бу. Бу алар сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар ясаган торналар басуыннан безне югарыдан күзәткән күк булды. "Язмыш" кинофильмыннан өзекләр күрсәтелеп, "Сугыш кайтавазы" җыры да тамашачылар күңелен тетрәндерде. Аннан сандугачның чут-чут итеп сайравы астында "Соловьи, соловьи, не тревожьте солдат" дигән җыр яңгырады.
Сәхнәдә яңгыраган җырлар, шигырьләр, биюләр, концертны алып баручыларның дулкынланган тавышлары тамашачыларның күңелләрен җәлеп итте. "Ты только жди, родная", "Сердце земли мое" һ.б. җырлардан торган тезмә һәм аларга экранда төшерелгән фильм шушы фаҗигале чорны чагылдырган тулы бер күренешне барлыкка китерде. "И прадед мой с войны вернулся" җыры да күңелләргә үтеп керерлек иде. В. Высоцкийның "Мы вращаем землю" җыры астында куелган бию дә оста башкарылды. Балалар ансамбле башкаруында "Спасибо вам, солдаты!" җыры искиткеч матур чыгыш булды: хәер, хор белән, төрле тавышка башкарылса да, һәр бала тавышы ачык итеп ишетелде.
Тәрәзә төбенә балан утырткан һәм сугыштан әйләнеп кайтмаган карт бабасы турында бер кызның моңлы итеп җырлавы да үткәннәрне анык итеп күзалларга мөмкинлек тудырды.
Чыгыш ясаучылар исемлеген әле тагын да дәвам итәргә мөмкин һәм, әйтергә кирәк, һәр номер югары дәрәҗәдә башкарылды. Безнең күңелләрдә мәңге яшь булып калган якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы солдатларын без экраннан гына күрә алабыз. Безнең арабызда алар бик аз калып бара шул - район буенча да нибары 21әү генә.
-Карагыз, тыңлагыз, исегездә калдырыгыз, горурланыгыз, аларның барысы да тарихның тере битләре, - диделәр чараны алып баручылар. - Әле аларны, ветераннарыбызны, кочаклап, күзләренә карап: "Рәхмәт сезгә, Ватан өчен, Җиңү өчен! Безнең өчен сез батырлык һәм намус үрнәге булып торасыз!" - диясе килә.
Концертны алып баручылар тамашачылар игътибарын хәзерге чорга юнәлдереп, геройларның уллары - әфган һәм чечен вакыйгаларында катнашучылар турында сөйли башладылар. Бәйрәмдә Ватан иминлеге өчен хезмәт итүчеләрне, аны фронтта яклаучы һәм тыныч вакытларда хезмәт итүчеләрне хөрмәтләделәр, армиядәге егетләрне, аерым алганда, герой шәһәр - Севастопольдә хезмәт итүче якташларыбызны искә алдылар, шулай ук "диңгезче-геройлар" турында сөйләделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов залда урын алган ир-атларны һәм барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады. Ул үз чыгышында иҗат отчетларында катнашучыларның барысына да, сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм хәрби бурычка тугры булып, Ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерде.
-Хәзер дөньяда Советлар Союзы ролен, халык ролен һәм шушы сугышларда һәм Җиңүдә Россиянең ролен ничек кенә түбәнсетергә тырышмасыннар, бу гамәл һич кенә дә барып чыкмаячак, моңа юл куелмаячак. 10 меңнән артык яңачишмәле фронтка киткән, шуның 7 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. Алар алдында, һәлак булган 27 миллион совет кешесе алдында баш иеп, без беркем дә шушы сугышта илебезнең Җиңүен сызып ташларга юл куймас дибез.
Ватанны саклаучылар көненә карата яңгыраган котлауларга Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча ТР Хәрби Комиссариатының бүлек начальнигы Андрей Пичушкин да кушылды. Алар тарафыннан башланган теманы алып баручылар дәвам итте:
-Яраткан Ватаныбыз - Россия өчен без бүген шатлык, горурлык хисләре кичерәбез. Нәкъ менә ул рус дөньясының терәге булып тора да инде.
Бүгенге концерт тамашачыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды һәм без аларның фикерләре хакында сораштырдык:
-Концертны оештыру бик тә ошады, һәр чыгыш бик яхшы булды. Район башлыгы ничек яхшы итеп чыгыш ясады! Районның ветераннар турында кайгыртуы турында ишетү дә бик сөендерде, - диде Яңа Чишмәдә яшәүче Вера Лихачева.
-Без, концертны алып баручының дикциясенә һәм вокалчы хатын-кыз - район башкарма комитет вәкиле Валентина Семенякның сәләтенә сокландык. Без аны яхшы җитәкче буларак беләбез һәм бу сыйфатта белүебезгә дә бик шатбыз,- диләр гимназия завучлары Гүзәл Сабирҗанова белән Ирина Ермолаева.
Зирекледән Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Наил Лотфуллин болай диде:
-Искиткеч шәп тәэсирләр калды! Барысы да - оештыру да, бизәлеш тә бик ошады! Профессиональ артистлардан бер дә ким түгелләр. Җиңү бәйрәменә, Ватанны саклаучылар көненә, сугыш ветераннарына һәм безгә карата булган җылы карашлары, олы хөрмәт хисләре сизелеп торды. Бар да яхшы! Халкым өчен, илебез һәм Россия өчен горурлык хисләре кичердем.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев