Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее

2015 елда Россиядә Мәдәният елы һәм Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы хөкүмәте инициативасы буенча уникаль проект тормышка ашырылды - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее булдырылды, ул Татарстан Республикасының уртак җиңүгә керткән өлешен чагылдыра.

Яңа Чишмә авылында виртуаль музейның корпункты 2017 елда эшли башлады. Виртуаль музей сайтында фронтовикларга, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, концлагерьлар тоткыннарына санлы фото-, аудио- һәм видеоматериаллардан торган мәгълүматлар базасы, шулай ук безнең районда үткәрелгән Бөек Ватан сугышы белән бәйле чаралар һәм яңалыклар бар.
Бүгенгесе көнгә музей сайтында 64 фронтовик, 10 БВС да катнашучы, 29 тыл хезмәтчәне, бер Социалистик хезмәт герое, 9 сугыш чоры баласы, 3 концлагерь тоткыны, 29 мемориаль һәйкәл, шулай ук безнең районда үткәрелгән патриотик чаралар турында 180 яңалык бар.
Хәзерге вакытта Яңа Чишмә районы корпункты 8342 балл җыеп, Татарстан Республикасының 45 шәһәр һәм районы арасында 18 урында тора.
20 апрельдә Алабуга шәһәрендә Бөек Ватан сугышы виртуаль музее буенча семинар үтәчәк, анда иң актив корреспондент пунктларын бүләкләячәкләр. Яңа Чишмә корпункты иң яхшылар бишлегенә кергән.
(дәвамы бар...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев