Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Бер картлыкта — бер яшьлектә»

Акбүре авылы мәдәният йортында «Бер картлыкта — бер яшьлектә» дип аталган бик матур чара узган. Очрашу кичәсе һәр кешедә онытылмаслык мизгелләр калдырган.

Акбуре авыл мәдәният йортында "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән музыкаль чара узган. Чара олы яшьтәге апалар "Ихлас" командасы һәм яшьләр "Яшь күңел " командасы ярышуы белән барган. Ике сәгать дәвам иткән чара җырлар, биюләр, мөнәҗәтләр уку, шигырьләр сөйләү белән урелеп барган.


Тамашачыга аулак өйдә каз канаты уены һәм кич утырып, оекбаш бәйләү уеннары күрсәтелгән.


Элек каз канаты уеннарын аулак өйләрдә, кичке уеннарда уйнаганнар. Шул уеннар вакытында яшьләр танышканнар, үзләренә ошаган парларын сайлаганнар, шулай парлашканнар. Чарада катнашкан апа-кызларга, гармунчы егет Радиф Шәйдуллинга, диджей Сәгыйт абыйга һәм башкаларга, шулай ук һәр килгән тамашачыга зур рәхмәт белдерәләр.


Чараны  Гөлүсә Шәйдуллина һәм Нәфисә Галимовалар алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев