Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Тын­гы бел­мәс, үз эше­нең ос­та­сы бул­ган Мид­хәт Га­зый­мов­ның зур хез­мәт­лә­рен туп­ла­ган "Вер­нуть долг па­мя­ти" дип атал­ган чи­рат­та­гы ки­та­бы дөнья күр­де. Ав­тор Ка­зан Крем­лен­дә­ге ТР Мил­ли му­зе­е­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шы му­зей-ме­мо­ри­а­лы мө­ди­ре Ми­ха­ил Че­ре­па­нов бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек итеп, Яңа Чиш­мә һәм Ямаш ра­йон­на­ры авыл­ла­ры һәм по­се­лок­ла­ры бу­ен­ча Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак...

Тын­гы бел­мәс, үз эше­нең ос­та­сы бул­ган Мид­хәт Га­зый­мов­ның зур хез­мәт­лә­рен туп­ла­ган "Вер­нуть долг па­мя­ти" дип атал­ган чи­рат­та­гы ки­та­бы дөнья күр­де. Ав­тор Ка­зан Крем­лен­дә­ге ТР Мил­ли му­зе­е­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шы му­зей-ме­мо­ри­а­лы мө­ди­ре Ми­ха­ил Че­ре­па­нов бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек итеп, Яңа Чиш­мә һәм Ямаш ра­йон­на­ры авыл­ла­ры һәм по­се­лок­ла­ры бу­ен­ча Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бу­лу­чы­лар­ның һәм хә­бәр­сез югал­ган як­таш­ла­ры­быз­ның исем­нә­рен бөр­тек­ләп җый­ган (тор­гыз­ган). Алар­ның ба­ры­сы да бил­ге­ле тү­гел иде, чөн­ки 1944-1956 ел­лар­да Яңа Чиш­мә ра­йо­ны то­рак пункт­ла­рын­да яшәү­че­ләр­нең бер өле­ше Ямаш ра­йо­ны­на кү­че­рел­гән бул­ган.

Фронт­ка ки­тү­че­ләр һәм һә­лак бу­лу­чы­лар­ның "я­рым-йор­ты" ста­тис­ти­ка­сы һәр авыл­да, шә­һәр­дә һәм иле­без тө­бәк­лә­рен­дә бар иде. Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­нан фронт­ка кит­кән 10 мең­нән ар­тык ке­ше­нең 6258е яу кы­рын­да ятып кал­ган, шул исәп­тә 2500гә якын ке­ше әле­гә­чә хә­бәр­сез югал­ган бу­лып исәп­лә­нә. Ямаш ра­йо­ны бу­ен­ча һә­лак бу­лу­чы­лар һәм хә­бәр­сез югал­ган­нар 783 ке­ше тәш­кил итә.

Без­нең, яшь бу­ын­ның, су­гыш бет­кән­гә 68 ел уз­ган­нан соң да алар­га ка­ра­та "хә­бәр­сез югал­ган­нар" ста­ту­сын кал­ды­рыр­га ха­кы­быз бар­мы соң? Ста­тис­ти­ка­да­гы һәр сан ар­тын­да ке­ше яз­мы­шы - ба­тыр су­гыш­чы­ның як­ты ис­тә­ле­ге - Ва­тан­ны сак­лау­чы ке­ше яз­мы­шы яше­рен­гән бит! Һәр­кай­сы­ның на­мус­лы исе­мен ка­бат тор­гы­зу, Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар­ның та­гы да ту­лы­рак кар­ти­на­сын күр­сә­тү - ки­тап ав­тор­ла­ры­ның күр­кәм эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев