Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Без бер тамырдан, бер язмыш кешеләре...“

25 мартта Ленино АМЙ-да бик җанлы һәм кеше күп җыелган иде. Залда музыка агылып, керәшен җырлары яңгырады. Бәйрәм итүнең сәбәбе - "Сурэкэ" халык үзешчән керәшен фольклор коллективы (җитәкчесе Светлана Питеркина) иҗатының юбилей кичәсе иде. Ансамбль фольклор һәм керәшен халык җырлары белән бертөрле мавыккан кешеләрне туплады. Ансамбльгә беренчеләрдән булып Р.К. Митрюхина,...

25 мартта Ленино АМЙ-да бик җанлы һәм кеше күп җыелган иде. Залда музыка агылып, керәшен җырлары яңгырады. Бәйрәм итүнең сәбәбе - "Сурэкэ" халык үзешчән керәшен фольклор коллективы (җитәкчесе Светлана Питеркина) иҗатының юбилей кичәсе иде.
Ансамбль фольклор һәм керәшен халык җырлары белән бертөрле мавыккан кешеләрне туплады. Ансамбльгә беренчеләрдән булып Р.К. Митрюхина, П.В. Лаврова, Ә.К. Әшрәпова, В.И. Борисова, М.К. Сидоровалар йөрде. Биш-алты елдан коллектив талантлы яшьләр белән тулыланды. Бүгенгесе көндә бу заман белән бергә атлаучы, 14 кешедән торган үзенчәлекле иҗат коллективы. Аның репертуарында - туй, әйлән-бәйлән, төрле даталарга, җирле йолаларга кагылышлы җырлар, җырлы биюләр бар. Иҗат эшчәнлеге дәвамында коллектив авыл һәм район халкы арасында популярлык һәм хөрмәт казанды.
Көчле алкышлар астында сәхнәгә Р.К. Митрюхина һәм П.В. Лаврованы чакырдылар. Бу кешеләр үзләренең иҗатлары һәм үз һөнәрләрен яратулары белән безнең күңелләрне дәртләндереп, безнең өчен бәйрәм ясадылар, матурлык иленең ишекләрен ачтылар, безне һәр көнгә сөенергә, аны яратырга өйрәттеләр. Коллективка нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе Раиса Константиновна булды. Бу гаҗәеп һәм талантлы шәхес турында кыю итеп, ул үз һөнәренең остасы дияргә мөмкин. Үзенең иҗат эшчәнлеге чорында Раиса Константиновна күп тапкырлар Мәдәният министрлыгының, район хакимиятенең, мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарына ия булды.
"Сурэкэ" коллективының үсешенә 1971-1981 елларда Ленино авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Валентина Лаврова да зур өлеш кертте. Ул җырлар башкарудан тыш, коллектив сәхнәләштергән күп кенә кызыклы тамашаларның авторы да булды. Ул килгәч, ансамбльнең репертуары да шактый яңарды. "Сурэкэ" ансамбле үз чыгышларында җыр башкару белән генә чикләнми. "Нардуган кичләре", "Тручын", "Питрау", "Туй", "Армиягә озату" кебек традицион һәм халык бәйрәмнәре уңаеннан тамашалар кую аның төп эше булды һәм ул шулай булып кала бирә. Безнең коллективта төрле вакытта аккомпаниаторлар: Николай Абузов, Иван Дубровин, Василий Леонтьев, Алексей Демидов, Владимир Лукин хезмәт итте. Аларның һәрберсен без җылы хисләр белән искә алабыз һәм аларга бик рәхмәтлебез.
"Сурэкэ" коллективы республикада республика күләм үткән смотр-конкурсларда чыгыш ясаганнан соң танылды. 1975 елдан башлап безнең коллектив республиканың төрле шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда, эшчеләр поселокларында чыгыш ясый башлады. 1987 елда безнең коллективны республика телевидениесеннән күрсәттеләр. Хәзер ул телевидениедән чыгыш ясап берәүне дә гаҗәпләндерә алмыйсың, 28 ел элек, аклы-каралы сурәтле телевизордан бу чыгышны без авылыбыз белән карадык.
"Сурэкэ" халык фольклор коллективы һәрчак башкару осталыгының яңа үрләренә омтыла. Тик анда катнашучылар да, аның җитәкчесе дә беркайчан: "Без инде җитәрлек эшләдек, теләгәнебезгә ирештек", - дип әйтмәячәк. "Сурэкэ" коллективының девизы - "Мәңгелек иҗади эзләнү, мәңгелек алга омтылу". Һәр катнашучының зур һәм нык дуслык, җырга булган мәхәббәт, аралашу зарурлыгы берләштерә. Бу - Т.К. Яковлева, Л.Г. Лаврова, Р.А.Леонтьева, Г.С. Шишкина, З.Г. Хәсәновалар. Төрле чорда безнең коллективта җырлап йөргән В.С. Зайцева, Ә.К. Әшрәпова, В.И. Борисовага рәхмәт әйтәсе килә. Бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсен көчле алкышларга күмеп, бүләкләр тапшырылды.
Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников, ҮКС директоры Надежда Зыкова, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Таротина юбилей көнендә коллективка, анда катнашучыларга сәламәтлек, иҗат уңышлары, сүнмәс дәрт теләделәр. Халык җыр сәнгатен үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керткән өчен һәм коллектив оешуга 40 ел тулу (юбилей) уңаеннан "Сурэкэ" коллективы мәдәният бүлеге начальнигының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Юбилярлар хөрмәтенә "Архангельская краса", "Илэм", "Ак калфак", "Рябинушка" халык коллективлары, Алексей Демидов, Владимир Лукин һәм "Вояж" бию коллективыннан котлаулар ирештерелде. Бу көнне "Сурэкэ" фольклор коллективы үзенең иң матур чыгышларын тәкъдим итте. Бу коллективның алган бүләкләре шактый, тик алар өчен иң зур бүләк - ул якташларының хөрмәт итүе, яратуы. Коллектив үз чыгышы, үз иҗаты белән беренче чиратта аларны сөендерә, туган якка мәдхия җырлый.
Светлана ПИТЕРКИНА,
Ленино авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X