Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Без бергә“ - яшь талантлар фестивале

3 апрельдә Яңа Чишмәдә "Без бергә" халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы булып узды. Конкурста Чистай, Түбән Кама, Аксубай, Зәй, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан 700 дән артык катнашучы Яңа Чишмә РМЙ сәхнәсендә чыгыш ясады.

Фестиваль-конкурста катнашучыларны ТР мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьевлар сәламләде. Җиде сәгать дәвамында РМЙ сәхнәсе калейдоскопка тартым иде, төрледән-төрле төсләр алышынып кына торды. Һәр чыгыш үзенчәлекле булды һәм тамашачыларның көчле алкышына күмелде. Ә фойеда балалар тарафыннан кулдан ясалган әйберләр һәм фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.
Күргәзмәгә бәяне (һәр районнан экспонатлар бар) жюри әгъзасы, Халык сәнгать һөнәрен үстерү үзәге директоры Нури Мостафаев бирде.
-Яңа Чишмәнең яшь оста куллары байтак үзенчәлекле эшләр тәкъдим итте, әлбәттә инде, аларның күбесе Казанда күргәзмәгә тәкъдим ителергә тиеш. Шулай ук мин Яңа Чишмә гимназиясе һәм башлангыч мәктәбе укучылары күрсәткән мода театрын республика сәхнәсендә дә күрергә теләр идем, - диде ул.
Жюри әгъзаларының башкалары да танылган кешеләр. Бу "Красная горка" фольклор ансамбле җитәкчесе, ТР Дәүләт камера хоры солисты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Денис Денисов; Казан филармониясе солисткасы, Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры экс-солисткасы, Бөтенрәсәй һәм халыкара конкурслар лауреаты Марина Карпова; Әгерҗедәге югары квалификацион категориягә ия өстәмә белем бирү педагогы Юлия Рыболовлева; ТР һәм РФ ның атказанган артисткасы , ТР халык артисткасы, ТР филармония джаз-оркестры җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты , КФУ профессоры Лидия Әхмәтова (жюри рәисе).
Һәм хәтта аларга да, шушы сәнгать дөньясында остарган кешеләргә дә, 19 майда Казанда үтәчәк гала-концерт өчен иң яхшы башкаручыларны һәм иң яхшы номерларны сайлап алу җиңел булмаячак.
Ә бу көнне һәр катнашучы фестиваль лауреаты дипломына һәм жюри әгъзаларыннан һәм конкурс координаторларыннан - мәктәптән тыш эшләр буенча Республика үзәге вәкилләре Екатерина Чекмарева һәм Надежда Фазлыевалардан байтак җылы сүзләргә лаек булдылар.
Районның мәгариф бүлеге конкурста катнашучыларны һәм аларның укытучыларын, жюри әгъзаларын каршы алу - озатып йөрү кебек вазыйфаларны үз өстенә алган.
Кунаклар үзләрен өйдәгечә хис итсен өчен зурлар һәм мәктәп укучылары - волонтерлар да җәлеп ителгән. Алар бу бурычны уңышлы үтәде - үзләрен кунакчыл һәм игътибарлы хуҗалар итеп күрсәттеләр.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев