Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Без бит авыл кызлары”

Тубылгы Тау авылында районкүләм “Без бит авыл кызлары” бәйгесе гөрләп узды.


Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән уздырылган әлеге бәйгедә  катнашкан – Чертуш авылыннан Наилә Хәсәнова,Чаллы Башыннан Илүсә Шакирова,  Әдәмсәдән Гөлсия Әхмәтова, Шахмайдан Вәсилә Гатауллина, Акбүре авыл җирлегеннән Гөлнара Ломанова, Тубылгы Тау авылы килене Әнисә Таһировалар  тамашачыларны таң калдырды. Алар пычкы чүбе очыра-очыра утын кистеләр. Бер кызып киткәч, бүкәннәрне дә турап аттылар.     Кулларында балта уйнаткан ханымнарга  кадак кагу бәйгесе уен кебек кенә тоелды.Элеккеге заманнарны искә төшереп,  көянтә-чиләк белән су да ташыдылар.
  Бәйге кызганнан- кыза барды.Ханымнар төзелеш эшләрендә дә  үз осталыкларын күрсәттеләр. Кулларына мастерок алып,измәнең бер тамчысын да әрәм итмичә,тигез итеп кирпечтән “өй” дә өеп куйдылар.
“Печән чабу” бәйгесендә дә кызларыбыз сынатмады, бүгенге көндә кулланыла торган бензинлы чапкыч урынына  гадәти  чалгы белән чабарга керештеләр. 
Хатын-кыз нинди генә эш башкарса да, беренче чиратта, ул – әни,хуҗабикә. Интеллектуаль викторинада әниләрнең  үсемлекләрнең төрләрен белүләре  ачыкланса,алдагы бәйге аш-суга осталыгын ачыклады.Һәрберсе үзе әзерләгән ризык  турында тәфсилләп сөйләде.
Жюри әгъзалары –  Зирекле лицее директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Яңа Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Хамәтвәлиев, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, Чертуш мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина бәйгедә  катнашучыларның  осталыгын, биремнәрне  ничек башкаруларын җентекләп карап, бәяләп бардылар.Һәрбер конкурсантның  нәзакәтлелегенә, уңган-булганлыгына карап сокланмый мөмкин түгел иде.  
Төрле көйләргә бию бәйгесендә конкурсантларыбыз матур бию хәрәкәтләре белән тамашачыны тагын бер кат  таң калдырды.Әйтерсең, иртә таңнан кара төнгә кадәр эштән арынып тормаучы авыл хатыннары түгел, ә башкала сәхнәләрендә йөреп остарып беткән биючеләр диярсең. Кызларыбыз башкарган татар халык, эстрада, аерым һәм бергәләп башкарган җырларга тамашачылар да кушылып җырлады. 
Җиңүчеләрне ачыклар вакыт та җитте.  “Аш – су остасы” исемен Чертуш авылыннан Наилә Хәсәнова алды ,”Иң иҗади хатын - кыз”  - Чаллы Башыннан Илүсә Шакирова, “Иң оста хатын - кыз” - Акбүредән Гөлнара Ломанова, “Иң интеллектуаль хатын - кыз” - Әдәмсәдән Гөлсия Әхмәтова, “Иң сылу хатын - кыз” - Тубылгы Таудан Әнисә Таһирова, “Иң дәртле хатын - кыз” исеме Шахмай кызы Вәсилә Гатауллинага бирелде. Тубылгы Тау авылында  уздырылган бу бәйге-бәйрәм авылыбызның яме, уңган-булган хуҗабикәләрне барлау-ачыклау  күркәм традициягә, гадәти булмаган брендына әйләнер дип ышанабыз. 

Айгөл Вафина,
Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты җитәкчесе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев