Без көтәрбез сезне сагынып!
Шахмай авылында яшәүче газета укучыбыз Наилә Баһаутдинова Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы куршесе Фәнүс Шакировка һәм барлык хәрбиләргә багышлап үзенең шигырен иҗат иткән.
Аяз көнне яшен суккан кебек
Кайгы димәс идем, сынау бу.
Чыгып киттең кире кайтырмын дип,
Зинһар димен сиңа, уяу бул!
Без көтәрбез сезне бик сагынып,
Аллаһыма көн дә ялварам.
Кәһәр суккан шушы сугышларны
Туктат инде, кайтар яңадан.
Күпме күз яшьләре, күпме сагыш,
Сыкрап елый газиз аналар.
Балалары кайда? Бер хәбәр юк,
Бер гөнаһсыз сабый балалар.
Зур сабырлык телим аналарга,
Ятим үсмәсеннәр иде балалар.
Сау-сәламәт кайтсын иде,
Чыгып киткән һәрбер солдатлар.
Килер әле бер көн, мин ышанам.
Җиңү белән менә кайтырсыз!
Безне саклап утка-суга кергән,
Батырларны каршы алырбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев