Безнең ансамбль
"Сурэкэ" керәшен фольклор коллективы 1976 елда Ленино АМЙ базасында оешты. 2007 елда коллективка "халык" исеме бирелде. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе - Раиса Митрюхина. Безнең Ленино авылында халыкның яртысын керәшеннәр тәшкил итә. Үз тамырларыңны, телеңне, гореф-гадәтләреңне онытмас өчен вокаль төркем оештырырга ниятләдек. Коллективта В.М. Лаврова, П.В. Лаврова, М.П. Арбузова беренче катнашучылар булды....
"Сурэкэ" керәшен фольклор коллективы 1976 елда Ленино АМЙ базасында оешты. 2007 елда коллективка "халык" исеме бирелде.
Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе - Раиса Митрюхина. Безнең Ленино авылында халыкның яртысын керәшеннәр тәшкил итә. Үз тамырларыңны, телеңне, гореф-гадәтләреңне онытмас өчен вокаль төркем оештырырга ниятләдек.
Коллективта В.М. Лаврова, П.В. Лаврова, М.П. Арбузова беренче катнашучылар булды. Хәзер безнең коллективта инде 16 кеше исәпләнә.
Керәшен халкының традицион мәдәнияте ул безнең ата-бабаларыбызның истәлекләрен һәм генетик тамырларын саклап калучы борынгы цивилизациянең әһәмиятле төре.
Керәшеннәр - татар халкының аерылгысыз өлеше, бик үзенчәлекле һәм тиешенчә өйрәнелмәгән төркем ул. Күп гасырлык үсеш нәтиҗәсендә керәшеннәр, бердәм конфессиональ төркем буларак, үзенә-үзе кушкан исем, мәдәният һәм тел үзенчәлекләре белән этник төркем булып формалаша. Иң мөһиме, без башкалардан үзгәлекне сакларга тиешбез. Гореф-гадәтләр һәм үзаңыбыз сакланганда, керәшеннәр югалмаячак. Керәшеннәрнең традицион фольклоры төрле тематиканы һәм форманы үз эченә ала. Монда йола, уен, табын җырлары һ.б. да керә.
Коллектив репертуарында борынгы керәшен җырлары һәм биюләре бар. Коллектив берничә тапкыр халык иҗаты фестивальләрендә катнашты. Әлеге коллектив каршында "Тәңкәләр" балалар коллективы да бар. Коллективта иң олы катнашучыга - 63, ә иң кечкенәсенә -12 яшь. Ансамбльдә катнашучылар керәшен фольклорын пропагандалау өстенә, район күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда катнашалар.
Коллективлар зур концерт эшчәнлеге алып баралар, барлык концерт программаларында, бәйрәмнәрдә даими катнашып киләләр, гел иҗади эзләнүдә. Халык алдында ел саен иҗат отчеты белән чыгыш ясыйлар.
Һәр керәшен авылында - үз гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җырлары, йолалары. Аларның күпчелеге башка халыкларның бәйрәмнәренә охшаш булса да, керәшен бәйрәмнәре үзгә, алар борынгы традицияләр, җырлар, биюләр белән үрелеп бара. Бу уеннарда балалар да, өлкәннәр дә катнаша. Без, фольклор коллективы әгъзалары, үзебезнең тамырларыбызны, телебезне, үзенчәлегебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиешбез. Чын күңелдән керәшен фольклорын саклаучыларга: Ольга Питеркина, Анастасия Моисеева, Анна Беспалова, Раиса Митрюхина, Валентина Лаврова, Раиса Шишкинага рәхмәт белдерәсе, аларга ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телисе килә. Ә безнең фольклор коллективына борынгы халык җырларын күбрәк башкаруын телим.
Светлана ПИТЕРКИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев