Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Безнең Әдилә финалга узды

Узган атна азагында Түбән Камада халыкара “Татар кызы – 2019” матурлык һәм талант конкурсының зона этабы булып узды, анда Акъяр авылыннан КФУ студенткасы Әдилә Галимова да матур чыгыш ясады.


Конкурста катнашучыларга жюрины тышкы билгеләр белән генә гаҗәпләндереп калмый, талантың белән дә таңга калдырырга кирәк иде, алар җырлады да, биеде дә, сәнгатьле итеп шигырь дә укыдылар. Конкурсантларның күпчелеге биремне төгәл үтәде, безнең Әдилә дә шулар арасында.
Аның оста итеп җырлавы, биюе һәм милли костюмы жюридагыларны әсир итте  - ул конкурста катнашкан 21 кыз арасыннан сайлап алынган өч призер арасында (кызларның берсе Алабугадан, икенчесе Актаныш районыннан). Алар конкурсның финал өлешенә узды, ул исә агымдагы елның сентябрендә Казанда үтәчәк.
... Әдилә кече яшьтән Акъяр АМЙ сәхнәсендә чыгыш ясап үсте. Ул бик матур җырлый, бии, спектакльләрдә төп рольләрне башкара, төрле кичәләр алып бара. Конкурста ул үзенең гаҗәеп талантлы  кыз икәнен күрсәтте, барлык биремнәрне бик шәп үтәп, лаеклы төстә финалга узды. Аңа алда да бары уңышлар гына насыйп булсын.

Рамилә Халикова,
Акъяр АМЙ директоры. Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев