Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Безнең җырчы “сандугачларыбыз“

28-29 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә "Җырчы сандугач иле" дип аталган ("Вокал. Аерым җыр" номинациясендә) ХVII фестивальнең финал туры үтте. Балалар музыка мәктәбенә йөрүче Анна Бадяева белән Камилла Исхакова анда катнашып 2 һәм 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (педагоглары - Ирина Слимова).

Конкурсны оештыручылар дуслык, яхшы мөнәсәбәт һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыра алдылар. Балаларга карата игелекле булганнары, педагогларга хөрмәт белән караганнары өчен аларга рәхмәт. Балаларның рухи үсешенә һәм аны баетуга игътибар биргән өчен "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Һәм, әлбәттә инде, талантлы балаларыбызга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәт.
Камилла Исхакова (сулда) һәм Анна Бадяева - "Җырчы сандугач иле" фестивале призерлары. Фото БСМ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев