“... бөгелә -сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын...”
Акбүре авылы Мәдәният йорты, Буыннар мирасы музее, авыл җирлеге Советы һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбыздан чыккан гармунчыларны барлап,
Ватанны саклаучылар көнендә “Уйнагыз, гармуннар” дип исемләнгән чара үткәрергә булганнар. Ул бик шәп килеп чыкты һәм оешкан төстә узды: авылдашлар, дуслар, сыйныфташлар очрашты.
Авылның бер очыннан төшеп һәр йортка “күз ташлап”, бармак бөгә-бөгә вакытында азмы-күпме гармун шыгырдаткан ир-егетләрне барлый башласаң, шактый җыела икән. Шулай булмыйни, кайчандыр бит авыл гөрләп тора, ишегалды тулы бала иде. Тумыштан бирелгән, нәселдән килгән сәләт-талант турында әйтеп торасы да юк...
Ул көнне чакырылган кунаклардан Мәдәният йортында бер өлеше генә иде әле, күпләре төрле сәбәпләр аркасында кайта алмаган. Шулай да җыелганнары да шактый иде.
Иң элек авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов сүз алып, барысын да бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Ә бәйрәм кунагы Харис ага Залаков бераз яшь чаклары белән бәйле хәтер-хатирәләрне яңартты.
Ниһаять, сәхнә түрен гармунчылар яулап алды. 90 га җитеп килүче Хәсәншин Исмәгыйл ага, 80 яшен тутырган Хатыйпов Зәки ага, Юсупов Галимҗан абый, яшьрәк буын Әюп һәм Гайса Куйшубаевлар, Закиров Сәлихҗан (сүз җаенда, ул профессионал), Яһудин Самат, Хәлиуллин Фәрит, Сабиров Хамит, Кәбиров Җәмил, Рәмис һәм Рәдиф Шәйдуллиннар бер-бер артлы ут уйнатты, менә сиңа һәвәскәрләр, бармакларына күз иярми. Әле алай гына да түгел, берсен-берсе уздырып җырларын да бүләк итте алар. Залда урын алучылар, кабат-кабат сәхнә түренә чакырып, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Миншин Илдус абыйның җыры һәм очып-очып биюе дә ямь өстенә ямь булды, аңа кызы Гөлнара да кушылды.
Сүз уңаенда, шуны да билгеләп үтәсе килә, Рәмис Шәйдуллинның җыр-моң гына түгел, ә атлар да яратуын, алар белән чын-чынлап мавыгуын акбүрелеләр бик яхшы белә. Әлеге бәйрәм алдыннан ул Әлмәт районы Габдрахман авылында узган ат ярышында катнашып, призлы 3 урын алган, аны барлык авылдашлар исеменнән шушы уңышы белән котлыйбыз.
Ул көнне тамашачылар экраннан инде бакыйлыкка күчкән гармунчы авылдашларны да күрә алдылар, Буыннар мирасы музее мөдире Вәсил Вәлиҗан улы һәрберсенә кыскача гына аңлатма да бирде, телгә алулар барысының да рухына дога булып барып ирешсен иде.
Гомере буе үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар арасында булган, үзәкләрне өзеп, күптән түгел генә якты дөньялардан китеп барган абыем Нуриев Рифкат Вәлиҗан улын да кадерләп искә алдылар. Озак еллар Мәдәният йорты мөдире булып торган, кулларыннан гармун төшмәгән бүген лаеклы ялда булган Рәшит абый Рәхимов һәм Гомәр абый Насыйровларны да җылы сүзләр белән билгеләп үттеләр, алкышларга күмделәр.
Гармунчы элек-электән авылда һәрвакыт кадерле кеше, урыны түрдә булган. Шуңа да әлеге бәйрәмне алып барган, һәрдаим үзенчәлекле чаралар оештырып торучы Галия Миншина, Гөлия һәм Вәсил Вәлиуллиннар кебек мәдәният хезмәткәрләре барында, язмама исем итеп куелган җыр сүзләрендәгечә, алар ничек онытылсын, диясе килә.
Бәйрәм татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Гармунчыларны исә алда чәй табыны көтә иде.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев