Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәхеткә юл кайдан?

    2 апрель көнне Шахмай авыл мәдәният йортында "Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?" китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган язучы Зифа Кадыйрова белән "Бәхеткә юл кайдан?" дип исемләнгән очрашу уздырылды. Фойеда "Зифа Кадыйрова иҗаты", "Авылдашларыбыз иҗаты", "Шахмаем - туган авылым" күргәзмәләре оештырылды.

    Сәхнә түренә Зифа апа Кадыйрова чакырылып, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов кунагыбызга халык белән очрашуга килүе өчен рәхмәт белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. Шахмай урта мәктәбе директоры Камил Хәйруллин мәктәп коллективы исеменнән котлау сүзләре җиткереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шулай ук Зирекле авылы музее директоры Мидхәт Газыймов, авылыбыз шагыйрәсе Зәкия апа Гарифуллина, Чертуш авылында яшәп иҗат итүче Наилә Ситдыйковалар да чыгыш ясап, җылы теләкләрен ирештерделәр. РМБ методисты Гөлчәчәк Нурхамәтова, Шахмай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назимә Галимова, Яңа Чишмә үзәк китапханәсеннән Гөлфия Вәлиуллина, Шахмай авылы китапханәсе мөдире Ләйсән Заһретдинова язучыга олы ихтирам белдереп, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды: Лотфуллина Алсинә, Кәлимуллин Айназ, Галимова Адилә, "Импульс" бию төркеме матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.
    Халык мәхәббәтен яулаган Зифа Кадыйрова китаплары тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр турында. Бер утыруда, җиңел укыла алар. Аның китапларын укымаган кеше калмагандыр. Ни хикмәт, гомерләрендә бер мәртәбә әдәби әсәр укып карамаганнар да аның китапларын сорап алалар.
    Зифа апа 1958 нче елның 7 октябрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә төзелешкә эшкә килә, шунда эшләп лаеклы ялга чыга. Ире Марсель белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының хәзер үз тормышлары. Бөтен гомерен үз эченә алган шушы кыска гына биография ниндидер югарылыклар, биек үрләрне чагылдырмаса да, аның кешегә карата игътибарлы була белүе зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итеп, күңел байлыгы туплауга ирештерә. Ә күңелдәгене әйтәсе килү, хисләр дәрьясы күңел ярларына гына сыймый, ак кәгазьгә түгелә. Аның язу сәләте моннан дүрт ел элек кенә ачыла. Бу турыда ул үзе:" Башым проблемалар белән тулган бик авыр чак иде. Төнлә торып утырдым да, яздым да яздым. Иртән сәгать җидедә генә үземнең ни язганымны аңладым. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда язылды,"- ди.
    Зифа Кадыйрова китапларында бәхет темасын күтәрә. Нигә соң берәүләр әдәпле, тәртипле, эшчән булсалар да, бәхетле була алмыйлар? Нилектән алар тормышның төбенә кадәр төшеп, күп михнәтләр кичерергә мәҗбүр? Бәхеткә юл кайдан соң? Ә бит китапта бу сорауга җавап бар.
    Бәхетле гомер кичерсә дә, язмыш сынауларны өеп бирә Зифа апага. Җиде яшендә чакта әтисе белән әнисе аерылышалар. Өй аша гына бер урамда торалар алар. Әтиләре Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та, гел аралашып яшиләр. Әтиләре инде вафат, ә Гадения апа белән әле дә йөрешәләр, ул апа хәзер дә әниләре янына кунакка килә. "Мин онкология үткән кеше,"- ди Зифа Кадыйрова. Янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Бер мәлне хастаханәдә дәваланып чыктым. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул хастаханәгә эләктем. Мине аңсыз хәлдә шул ук палатага, шул ук койкага кертеп салганнар. Бу хәлләр язучының әсәрләрендә чагылыш тапмый калмаган, билгеле. Былтыр юбилей үткәрәбез дип йөргәндә гаилә ишеген олы кайгы шакый - ире Марсель йөрәге тотып, мәңгелеккә китеп бара. Аның юклыгына әле һаман да ышанып бетә алмый Зифа апа. Хәзер ул әнисе белән яши.
    Очрашу азагында язучы зал тутырып җыелучыларның барысына да рәхмәтен белдерде. Очрашу тәмамлангач та халык таралырга ашыкмады. Зифа Кадыйрованың сатырга алып килгән китапларын чират торып алдылар. Автографлар куеп, истәлеккә фотога төшкәч тә китап сөючеләр яныннан китәргә ашыкмады: кемдер эчен бушатып үткән гомерен сөйләде, кемдер киңәш сорады.
    Тормышның төбеннән күтәрелгән язучыны халык шулай җылы кабул итүенә куанып , ирексездән, халык язучысы, бәлки, нәкъ менә шундый булырга тиештер дә, гади һәм кеше күңелен аңлаучы, халык бит шундый язучыларны үз итә, Зифа Кадыйрованың тиз арада халык мәхәббәтен яулау сере, бәлки, шундадыр, дип уйлап куйдым."Бәхеткә юл кайдан?" дип сорар, кеше күңелен бөтен нечкәлекләре белән аңлый алган язучылар булганда, безнең халык китапны яратыр, иҗат кешеләрен хөрмәтли белер дигән теләктә каласы килә.
    Резидә АБДУЛЛИНА,
    Шахмай авылы мәдәният йорты директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: