Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Борынгы әйберләрне – музейга!

Яңа Чишмә авылының зур тарихи үткәне бар. Безнең район территориясендә иске һәйкәлләр байтак.

Тик алар турында күбесе белми. Һәм менә район халкын туган як тарихы белән таныштыру өчен 2013 елның 29 августында Яңа Чишмәдә "ТР Яңа Чишмә муниципаль районының крайны өйрәнү музее" филиалы ачылган иде. Анда Х-XII гасырда Сосновка шәһәрчегендә археологик казу экспозицияләре, ХIХ гасыр кораллары, СССР бүләкләре, Бөек Ватан галереясы, борынгы көнкүреш әйберләре урын алган. Музей хезмәткәрләрендә кызыклы проектлар һәм инициативалар оештыру буенча бик күп яңа идеялары бар. Музей коллективының эшчәнлеге музейдагы экспонатларны саклауга гына түгел, ә монда килүчеләр өчен җанлы һәм уңайлы йортка әверелдерүгә юнәлдерелгән. Безнең музей үткәннәрне саклау белән генә шөгыльләнми, ул бүгенге көн белән яши, киләчәккә өмет белән карый, димәк безнең музей яши, үсә, дигән сүз!
2014 елның 15 апреленнән 30ына чаклы музейда "Бүләк итү көне" дип аталган традицион хәйрия акциясе үтәчәк.
Музейга сез алып килгән барлык әйберләр - бүләк ителгән экспонатлар - музейда үз урыннарын табачак. Аларның барысы да Халыкара музейлар көнен бәйрәм итү алдыннан, 16 майда, халык игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Анатолий ХОЛИН, крайны өйрәнү музее директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X