Мәдәният һәм сәнгать
БСМ-нең яшь җырчылары – җиңүче
Яңа Чишмә сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар 17 февральдә Әлмәттә булып узган "Сандугач сайрар ил" дип аталган ХIХ Республика балалар иҗаты фестиваленең финал турында уңышлы чыгыш ясады, дип язган редакциягә БСМ педагогы Любовь Коновалова.
-"Вокал. Ансамбльләр" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә "Родничок" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Л.Н. Коновалова, концертмейстер А.Н....
Яңа Чишмә сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар 17 февральдә Әлмәттә булып узган "Сандугач сайрар ил" дип аталган ХIХ Республика балалар иҗаты фестиваленең финал турында уңышлы чыгыш ясады, дип язган редакциягә БСМ педагогы Любовь Коновалова.
-"Вокал. Ансамбльләр" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә "Родничок" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Л.Н. Коновалова, концертмейстер А.Н. Немцов). Фестивальне оештыручылар - "Татнефть" компаниясенең "Рухият" дини яңарыш фонды җиңүчеләрне призлар - дипломнар, бүләкләр һәм акча сертификатлары белән бүләкләделәр. Акчалар костюмнар тегүгә тотылачак, чөнки бу юлысы костюмнар белән Черемухово АМЙ-ның "Рябинушка" халык коллективы җитәкчесе булышты. Үз балалары өчен борчылган һәм безгә транспорт белән ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Балаларның алда эшләре күп әле, аларга Әлмәттә булып үтәчәк Мәскәү кунаклары алдында гала-концертта уңышлы чыгыш ясауларын телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев