“Буыннар күпере”
11 февральдә Казанда "Нечкәбил- 2011" гаилә бәйрәменең VII республика конкурсы булып үткән, анда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче 37 гаилә катнашкан. Һәр хатын-кыз - ана гаилә традицияләре һәм ни белән мавыгулары турында сөйләп, үз гаиләсе белән таныштырган, шулай ук үз куллары белән әзерләнгән ризыкларны тәкъдим иткәннәр. Барысы турында...
11 февральдә Казанда "Нечкәбил- 2011" гаилә бәйрәменең VII республика конкурсы булып үткән, анда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче 37 гаилә катнашкан.
Һәр хатын-кыз - ана гаилә традицияләре һәм ни белән мавыгулары турында сөйләп, үз гаиләсе белән таныштырган, шулай ук үз куллары белән әзерләнгән ризыкларны тәкъдим иткәннәр. Барысы турында да сөйләү өчен нибары 5 кенә минут вакыт бирелгән. Әлеге биремне яңачишмәле Гүзәл Сабирҗанова бик оста башкарып чыккан. Ул конкурста үзенең гаиләсе: ире Рөстәм, кызы Лилия, кияве Динар, улы Ришат һәм барысы да бик яраткан әбиләре Венера Әхмәт кызы белән таныштырган.
"Буыннар күпере" дигән баш астында "Гаилә традицияләре" номинациясендә Гүзәл жюри мәхәббәтен яулаган. Әлегә ул призерлар исемлегенә кергән һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән, конкурста җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк. Бу хакта без, һичшиксез, укучыларыбызга хәбәр итәрбез.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев