Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Буыннар мирасы музее, уңышлар сиңа!

    Искечә Яңа ел көнендә, 13 гыйнварда, халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы тулы составта Акбүре авылындагы Буыннар мирасы музеенда булды. Бу музей 2015 елның 11 декабрендә рәсми рәвештә ачылган иде.

    Безне "Яңа Чишмә районының туган якны өйрәнү музее" филиалы мөдире Вәсил Вәлиуллин бик җылы каршылады.
    Музейга кердек. Бина җылы, чиста, уңайлы. Тәрәзәләрдә - кояшның ультрашәмәхә нурларыннан документларны саклау өчен жалюзилар.
    Вәсил Вәлиҗан улы безне чәй эчеп алырга чакырды. Акбүредә зур мәҗлесләрдә тәгамны чәй эчүдән башлыйлар. Музейда да шул традиция сакланган. Юлдан килгән арты без музейның төп иганәчесе Әнвәр Залаков бүләк иткән өстәлләр артында чәй эчеп алгач, Вәсил Вәлиҗан улы тирә-юньнән табылган һәм башкаланың фәнни учреждениеләрендә экспертиза үткән экспонатлар турында мавыктырып сөйли башлады. Ул ышанычлы итеп шул якның безнең эрага чаклы булган вакыйгалары, мәдәни катламнары һәм тормышы турында сөйләде.
    Шушы факт кына да авылларыбызга нигез салуны рәсми рәвештә күп кенә Татарстан энциклопедияләрендә күрсәтелгән вакыттан (18 гасырның беренче яртысы, 1730 еллар тирәсе) шактый алда булуны күрсәтә. Экспозицияләрдә авыл һәм оешкан көненнән алып колхоз тормышын чагылдырган төрле чорларны тасвирлаган фотосурәтләр, документлар теркәлгән. Алгы як стенада - фотографияләрдә чагылган тарих, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тылда хезмәт иткәннәрнең тарихы. Аста - пыяла витриналарда - аларның төп нөсхә документлары, алган бүләкләре, фронттан килгән хатлар урын алган. Витринаның аскы өлеше бикләнә торган, анда папкалар һәм эшләр (дело) саклау өчен киштә куелган. Кызганычка каршы, бу документлар көн яктысыннан жалюзилар ярдәмендә сакланса да, вакыт узу белән ашалып, язмалар юкка чыгачак. Төсле фоторәсемнәр һәм хәзерге заман төсле документлар (грамоталар, таныклыклар, мактау кәгазьләре) аклы-каралы язуларга караганда тизрәк тә агарып, төсе уңып бетәчәк.
    Моның бер юлы бар - ашыгыч рәвештә ксерокопия ясарга, документларның төп нөсхәләрен папкаларда сакларга кирәк. Кызганычка каршы, әлегә бу эшләр башланмаган да, Вәсил Вәлиҗан улы бөтенесенә өлгерә дә алмый, ул эзләнү, тикшеренү эшләре дә алып бара, бөтен мәгълүматны үз башында саклый. Киләчәктә исә бу мөмкин дә булмаячак. Музейга өстәмә штат - фәнни хезмәткәр кирәк. Ул булмаса, бу башланган эшне - киләчәге зур булган эшне юкка чыгарабыз, 2016 елның җәендә музейга әле янкорма төзү дә планлаштырыла.
    Вәсил Вәлиуллин бүгенгесе көндә өч кешелек йөкне тарта, тик ничек кенә тырышмасын, гел шулай тартып булмаячак. Аңа ярдәм кирәк. Дөрес, аңа хатыны - Акбүре мәктәбе укытучысы Гөлия Таһир кызы да булыша, улы Вазыйхның, кызы Зөлфиянең, авыл халкының, иганәчеләрнең, Акбүре мәктәбе укучыларының һәм педколлектив ярдәменә таяна.
    Шулай да документлар беренче чиратта алып барылырга тиеш. Алар - теләсә кайсы музейның йөзе.
    Дустыбыз, хезмәттәшебез Вәсил Вәлиҗан улына сәламәтлек һәм уңышлар телибез. Буыннар мирасы музее әлегә республикада шундый исемдәге беренче музей, исеме җисеменә туры килсә иде.
    Мидхәт ГАЗЫЙМОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: