Бәйге арты бәйгедә...
27 март көнне Чаллы Башы авыл мәдәният йорты "Яшьләр" халык театры Түбән Кама шәһәрендә Т. Миңнуллин исемендәге драма театрында узган "Идел-йорт" театр коллективларының ХV төбәкара фестиваленең II турында катнашкан. Алар тамашачы һәм жюри әгъзалары хөкеменә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Фоат Садриевның "Безнең авылның кызлары" спектаклен тәкъдим иткәннәр. Чаллыбашлары чыгышы жюри...
27 март көнне Чаллы Башы авыл мәдәният йорты "Яшьләр" халык театры Түбән Кама шәһәрендә Т. Миңнуллин исемендәге драма театрында узган "Идел-йорт" театр коллективларының ХV төбәкара фестиваленең II турында катнашкан. Алар тамашачы һәм жюри әгъзалары хөкеменә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Фоат Садриевның "Безнең авылның кызлары" спектаклен тәкъдим иткәннәр. Чаллыбашлары чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, Рәхмәт хатына лаек булганнар. Тамашачылар да көчле алкышларга күмгәннәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганнар. Конкурс нәтиҗәләре май азагында билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев