Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәр күп, тик иң мөһиме - Җиңү көне

    Яңа Чишмәдә иҗат отчетларының өченче көнендә - 11 февральдә БЯСМ спорт комплексы, район үзәк хастаханәсе һәм социаль яклау учреждениеләре коллективлары концерт бирделәр. Беренче булып чыгыш ясаган БЯСМ хезмәткәрләре беренче минутлардан ук сәнгать планкасын югары күтәрделәр. Спорт мастерлары сәхнәдә дә оста булып калдылар. Сюжет хәрби госпитальдә барган вакыйгаларга нигезләнгән иде. БЯСМ...

    Яңа Чишмәдә иҗат отчетларының өченче көнендә - 11 февральдә БЯСМ спорт комплексы, район үзәк хастаханәсе һәм социаль яклау учреждениеләре коллективлары концерт бирделәр.
    Беренче булып чыгыш ясаган БЯСМ хезмәткәрләре беренче минутлардан ук сәнгать планкасын югары күтәрделәр. Спорт мастерлары сәхнәдә дә оста булып калдылар. Сюжет хәрби госпитальдә барган вакыйгаларга нигезләнгән иде.
    БЯСМ егетләре гимнастерка белән пилотка киеп кенә калмаганнар, алар бөтен җаннары-тәннәре белән Бөек Ватан сугышы солдатларын гәүдәләндерә алдылар. Бик шәп чыгыш ясадылар. Хатын-кыз образларында да сизгерлек һәм гадилек чагылды, "госпиталь шәфкать туташлары" "вальска бөтерелде"ләр.
    Хәрби киемнән чыккан ир-егетләр триосы залда утырган тамашачының күңеленә үтеп керде. Трио ул елларда популяр булган "Песенка военных летчиков" җырын башкарды. Бар да медсанбатта алган җәрәхәтләреннән җан бирүче шәфкать туташын кызганды - шигырь шулай нык тәэсир итте. БЯСМ хезмәткәрләрендә актерлык осталыгы яшеренеп ята икән, әле дә ярый күрсәтү мөмкинлеге чыкты. Бик мәгънәле бердәм тулы бер спектакль, экранда җентекләп уйланылган кадрлар, артистлык һәм кешелеклелек сыйфатлары, сценарий, режиссура - бар да шәп! Яңа Чишмә РҮХ материалны башкачарак алым - шушы темага матур чыгышлар белән бирергә булган. Беренче булып сәхнәгә хәрби киемнән кызлар квартеты чыгып, сугыш чоры җырларыннан ("Синий платочек", "Катюша", "Три танкиста" һ.б.) попурри башкарды. Медицина хезмәткәрләренең иҗат отчеты елдан-ел юмористик чыгышларга байый бара. Бу юлы да шулай булды. Шулай да медиклар, 40 нчы елларга кайтып, һөнәри темаларын да читләтеп үтмәделәр. Шулар арасында солдатлар катнашында шаян сәхнә әсәрләре: кемгәдер коткарып калынган полк байрагын алуга (йоткан) ашыгыч операция ясату кирәк, кемдер "сугышырга комачаулаган" зур колакларын кистерергә тели һ.б. Пятигорскиның КВН командасының һәркемгә мәгълүм "Партизан немецларда әсирлектә" тамашасын бик төгәл җанлы итеп күрсәтә алдылар. Тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр, димәк, "актерлар" оста уйнадылар. Азаккача биергә комачаулаган радикулитлы бабай белән әби биюе бик шәп чыкты. РҮХ-нең яшь кадрлары иҗат отчетлары барышында өлкән, танылган "фигуралар" белән беррәттән үз мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар. Концертны алып баручылар "Господа офицеры", "Группа крови" җырларын һәм 40 нчы елларда популяр булган һәм хәзерге биюләрне күрсәтүчеләр - шулар исәбенә керделәр. "Нәрсә бәрабәренә яуланган бәхет, исегездә тотыгыз" дигән юллары булган шигырьдән соң, алып баручылар шушы сугышта һәлак булучыларның тулы санын атагач, тамашачылар аягүрә басып бер минутлык тынлык белән аларны искә алдылар. Соңгы чыгыш үтә дә тәэсирле булды, РҮХ коллективы тулы составта җитәкчеләре белән берлектә тезелеп басып, данлыклы "Смуглянка" җырын башкарды.
    РҮХ коллективы чыгышыннан соң "Кайгырту" ХСХКҮ, Картлар йорты, социаль яклау бүлеге дәвам итте. Алар башкаруында "Я люблю эту землю", сугыш темасына такмаклар, гитарага кушылып "За тебя, Родина-мать", "На солнечной поляночке" җырлары яңгырады. Сугыш чорында армия һәм илебезне ашатыр өчен бар эшне дә җигелеп тартучы безнең хатын-кызларыбыз "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү көне өчен" девизы астында хезмәт куйган. Алар үзләренең ирләрен, улларын, абый-энеләренең фронттан кайтуларын сабыр гына көткәннәр, хезмәтләре белән аларга Җиңү көнен якынайтырга булышканнар. "Фашистларны ныграк кыйнасыннар, ә без исә аларның сау-сәламәт кайтуларын көтик". Кыска гына ялга туктап алган арада алар бергә җыелышып, үзләренең борчу-кайгыларын уртаклашалар... Боларның барысын да кечкенә генә миниатюрада Картлар йорты хезмәткәрләре бик тә оста итеп күрсәтә алдылар. Ә күпме солдат үзләренең хатыннары һәм кәләшләре янына инвалид булып кайткан? Әмма аларның тугры дусларының, "Аллага шөкер, исән!" дип язмышка рәхмәт белдергән кәләшләренең мәхәббәте аларны тагын да көчлерәк иткән. Кыз үзенең егетен сугыштан көтеп ала, менә алар вальс әйләнәләр: кыз ак күлмәктән, ә егет-инвалид коляскасында. Аларның хәрәкәтендә җан авазы, мәңгелек мәхәббәт һәм тормышны өзелеп яратулары ярылып ята. Әлеге хисләрнең ихласлылыгында шик юк иде, чөнки солдат ролен Картлар йортында яшәүче нәкъ менә коляскада йөрүче инвалид кеше башкарды, ә кыз ролендә анда эшләүче хезмәткәр - шәфкать туташы иде.
    Өч концертның барысында да төрле халык (һәм милләт) җырлары һәм биюләре башкарылды. Экранда тамашачылар танылган, бөтен илне әйләнеп чыккан документаль күренешләр һәм кинотасмалар, сугыш турындагы без яраткан нәфис фильмнардан өзекләр карый алдылар. Никадәр матур җырлар яңгырады!
    РҮХ чыгышы турында тамашачы Михаил Шешолин түбәндәгеләрне җиткерде:
    -Юмор бик шәп иде, залдагылар рәхәтләнеп көлде. Оста бәя бирүче булмасам да, миңа бик тә ошады.
    -Барлык чыгышлар да искиткеч булды. Шәхсән минем үземә кыз белән инвалид коляскасындагы солдатның биюе ошады, - диде Красный Октябрьдән кызы Людмила белән килгән Нина Трунова. - Әлбәттә, концертлар җанга үтеп керә, чөнки бу бит безнең тарих. Бу әтиләребезнең, әниләребезнең, әби-бабаларыбызның тормышы. Сугыш темасына битараф була алмыйсың. Бигрәк тә хәзер, Украинадагы сугышларны күреп кешеләрнең йөрәкләре әрни.
    -Ошамаса, йөрмәс идем, - диде район үзәгендәге бер генә концертны да калдырмаучы яңачишмәле Людмила Черняк. -Профессиональ артистлар да түгел, ә ничек чыгыш ясыйлар!
    Бу язмада без сәхнәдә чыгыш ясаучыларның фамилияләрен атамадык. Иҗат отчетында мондый темага яхшыларын яисә уртачаларын атау дөрес тә түгелдер, чөнки барысы да бер күркәм эшне башкара, булдыра алганча, чын күңелдән чыгыш ясый. Ватанның геройларча тарихы, аның батыр яклаучылары, саклаучылары, зур югалтулар бәрабәренә тарихта калган иң куркыныч сугышны җиңүгә ирешү турында сөйләделәр. Болар бар да олы бәйрәм - Җиңү көненә багышланды.
    Ольга ИВАНОВА
    Әлеге иҗат отчетыннан башка фоторәсемнәрне novoshishminsk.ru cайтында карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: