Чаллы Башы АМЙның «Өмет» балалар театр коллективы Чистай районы Каргалы авылында булган
Яшь артистлар мәктәп укучылары алдында «Пушкин картасы» программасы буенча чыгыш ясаганнар.
«Өмет» балалар театр коллективы тамашачыларга Айзилә Шакирҗанованың «Хат» пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәткән. Бу хакта редакциягә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итте.
«Сюжет өлкән сыйныфта укучы Камилнең авыр язмышы, авыр тормыш хәлендә һәрчак дуслар ярдәме кирәк булуы турында сөйли. Пьеса кешене аның гамәлләре буенча хөкем итәргә ярамаганын, башта аның ни өчен шулай эшләгәнен аңлау кирәклеген, дуслар ярдәме белән төрле проблемалардан чыгу юлын табу мөмкин булуын күрсәтә», - дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев