Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре балалар өчен «Әкиятләр иленә сәяхәт» исемле яңа ел тамашасы әзерләгән

Яңа ел - барлык балаларның яраткан әкияти бәйрәме. Алар яңа елны әкияткә һәм могҗизага ышанып бик озак көтәләр.

Программада биюләр, җырлар, әкият геройлары белән уеннар да булган. Бу хакта Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә. Балалар шигырьләр сөйләгәннәр һәм әйлән-бәйлән уйнаганнар. Матур утлар, уенчыклар белән бизәлгән чыршы балаларда могҗиза хисе тудырган. Тамаша әкият геройлары белән башланып киткән. Убырлы карчык, Шүрәле, Су анасы балаларны әкият иленә бик җиңел алып кереп киткәннәр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнашканнар.
Кыш бабай, Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлы-биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм башланган. Тамаша ахырында барлык балалар да Кыш бабай күчтәнәченнән авыз иткәннәр. Бәйрәм кәефе, бәйрәм рухы белән балалар өйләренә таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев