Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы мәдәният йортында районкүләм «Сагындыра яшьлек еллары» дип исемләнгән ретро-җыр бәйрәме булып үзган

Бу хакта Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.

-Ретро-җырлар - буыннан буынга күчеп килә торган мирас. Бу җырлар хәзер дә күңелгә тынычлык бирә, сүзләре һәм көе кешене тәрбияли. Аларны башкару чыннан да зур җаваплылык һәм башкара алган кеше өчен дә горурлык. 

Җырчылар ничә буын аша үткән җырларны тере тавыш белән сыйфатлы итеп тамашачыга җиткерә алдылар. Әлеге кичәдә Зирекле, Тубылгы Тау, Акбүре, Чертуш, Шахмай, Чаллы Башы авылы җыр сөючеләре катнашты. Катнашучыларны Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова, Яңа Чишмә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носовалар котлады. Барлык катнашучыларга да «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Бу хакта Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев