Чертуш авылы командасы «Аулак өй - көрәш» дип аталган әдәби ярышларда актив катнашкан
27 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Аулак өй - көрәш» төбәкара проекты булып узган.
Анда Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институтының «Әллүки» иҗат берләшмәсе, КФУның Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институтының татар теле кафедрасының журналистика бүлеге студентлары, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр Институты каршындагы Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары, «Аулак өй - көрәш» иҗат составының төрле районнардан җыелма командалары катнашкан.
Безнең район командасы җитәкчесе, Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина һәм команда әгъзасы Миләүшә Халикова әлеге проектта актив катнашканнары өчен дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
Мондый ярышларны үткәрүнең төп максаты - милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм татар әдәбиятының классик әсәрләрен өйрәнү.
Чара республика Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы һәм «Татмедиа» АҖ ярдәме белән уза.
Әдәби ярышлар Россия Федерациясендә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев