Чертуш мәдәният йорты хезмәткәрләре - “Күңел” радиосында
-
Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина, " Хатирә" фольклор төркеме баянчысы Сания Хәлиуллина, " Аулак өй - көрәш "республика проекты җитәкчесе Сәрия Закирова белән берлектә Яр Чаллының "Күңел " радиосы, " Әңгәмәдәш" тапшыруында катнашканнар.
Алар Чертуш авылы, аның тарихы, данлыклы кешеләре, мәдәният йорты эшчәнлеге, "Аулак өй - көрәш" проекты турында сөйләгәннәр. Туры эфирда, Сания Хәлиуллина баянда уйнап җырлаган, ә Рәмзия Мусина, якташ шагыйрәбез - Ландыш Габдрахманова шигырен радио тыңлаучылар хозурына җиткергән.
Әлеге истәлекле очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр генә калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев