Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы мәдәният йортында «Талир тәңкә» сәхнә ветераннары ансамбленең юбилей чыгышы булып узган

Чаллы Башы АМЙның «Талир тәңкә» сәхнә ветераннары ансамбле үзенең яраткан тамашачыларына инде менә 15 ел тырышып хезмәт итә.

Әлеге коллектив тарафыннан башкарылган җыр һәм мөнәҗәтләр, оештырылган кичке уеннар, аулак өйләр, җырлы-биюле бәйрәмнәр, әйтелгән шаян сүзләр, халыкка ирештерелгән  гореф-гадәтләр  һәм йолалар саны санап бетергесез.  

«Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган коллективны авылдашлар да хөрмәт итә, чыгышларны көтеп алалар. «Талир тәңкә» ансамбле район һәм республика күләмендә шактый танылып өлгерде. Өч тапкыр Яңа гасыр телевидениясенең «Аулак өй» тапшыруында катнашып, зәңгәр экраннарда күрсәтелде. Шулай ук «Балкыш», «Ватан», «Чатыр тауда җыен», «Чишмәле җәннәт», «Түгәрәк уен» фестивальләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар алды, - дип яза редакциябезгә Чаллы Башы АМЙ хезмәткәре Гөлнара Сәлахова.  

 Ансамбльнең юбилей чыгышы  Чаллы Башы авылының тарихы һәм кешеләренә багышланган. Тамаша «Мулла чалуы шифаханәсе»ндә дигән театральләштерелгән күренеш белән үрелеп барган. Чара авылдагы төрле атамаларның, урам исемнәренең килеп чыгышын халыкка үтемле итеп  сөйләп, төрле кызыклы хәлләр, җыр-бию, нәфис сүзләр белән үрелеп барган. Бары тик Чаллы Башында гына әйтелә торган «канатлы сүзләр»нең авторларын тизрәк әйтү уены  барлык тамашачыны  җанландырып җибәргән.

Бәйрәм кичәсе, гомумән, юбилейларга бай булган: мәдәният йорты төзелүгә 45 ел тулса, мәдәният йорты җитәкчесе, «Талир тәңкә» ансамблен оештыручы Илсөяр Дәүләтшинаның эшләү стажы 40 елга якынлашкан икән.         

 «Киләчәктә дә «Талир тәңкә» ансамбленең иҗат чишмәсе саекмасын, анда катнашучыларның барысы да сау-сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз»,-диләр Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре.

                                                                                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев