Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Чемоданда музей”

“Яңа Чишмәдәге “Алтын ачкыч” балалар бакчасы базасында районның балалар белем бирү оешмалары педагоглары һәм белгечләре арасында “Чемоданда музей” дип аталган район смотр-конкурсы булып узды.


Конкурста 22 педагог катнашкан, аларның экспозицияләре төрле темаларга багышланган. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнгән.
Яңа Чишмәдәге “Крепыш” балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Федорова проекты “Иң үзенчәлекле проект” дип танылган; Әдәмсәдәге “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячеләре Светлана Котова, Миләүшә Әхмәтҗанова һәм Ольга Степановаларның проекты иң яхшы “Тикшеренү проекты”; Яңа Чишмәдәге “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлнара Нургатина һәм Венера Залаковаларның – “Иң эчтәлекле проект”; Зирекледән “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Гайфетдинованың – “Уникаль проект”; Черемуховодагы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Миронованың – иң яхшы “Танып белү проекты” һәм Екатеринадагы “Улыбка” балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Смурыгинаның – иң яхшы “Иҗади проект”. Җиңүчеләрнең барысына да Дипломнар тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев