Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Черемухово Бистәсендә «Бал спасы» бәйрәме (фоторепортаж)

14 августта Бистәдә традицион «Авыл көне» бәйрәме узды.

«Бал спасы» балны изгеләндерү йоласыннан башланды. Бу йоланы Черемухово Бистәсе Архистратиг Божий Михаил храмы башлыгы Сергий атакай башкарды.

Район мәдәният йорты янындагы бәйрәм мәйданчыгында черемуховолылар бал һәм үлән чәйләрен дегустацияләү өчен өстәлләр әзерләгәннәр. Балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылган. Шәп концерт та күрсәтелде. Һәм, әлбәттә инде, авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцына авылның иң хөрмәтле кешеләрен билгеләп үтте.

Бу көнне Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова биредә дәрәҗәле кунаклар булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев