Чертушта хәтер һәм кайгы көне
Түбәндә сөйләнәчәк канлы вакыйгалар Чистай өязе, Каргалы волостеның Чертуш авылында 1919 елның (кайберләре 1920 елны атый) салкын 2-3 февралендә була, - дип яза редакциябез почтасына Зирекле авылы музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
- Дөрестән дә, бу вакытлар иң болганчык замана еллары: Октябрь революциясе җиңә, илдә һәр җирдә дә тыныч юл белән генә түгел, ә бәлки көч һәм корал ярдәмендә дә Совет власте урнаша.
Олы буын кешеләренең хәтерләве буенча, авылга аклар (кайберәүләре сәнәкчеләр дип тә фаразлый) керә. Аларның Бөгелмәдән Чистайга баруы була. Составында венгр-мадъярлар да булган кызыллар ул төркемне кыска гына бәрелештә туздыралар, ә Чертуш халкын дошманнарга булышуда, Совет властена каршы булучылар дип гаеплиләр һәм таза хуҗалыкларга ут төртә башлыйлар. Иң беренче булып Нуретдин Шәрәфетдинов хуҗалыгы дөрләп яна. Бабайның үзен дә төрткәләп урамга алып чыгалар һәм кылычтан гомерен өзәләр. 2 февральдә булган бу вәхшилек шуның белән беткәндер дип уйлый авыл халкы. Бетмәгән икән шул. Икенче көнне кызыллар кабат авылга керәләр һәм өйләрдән бабайларны, ир-атларны этеп –төртеп урамга чыгаралар да, түбән очка, Чаллы елгасының текә ярына алып китеп, 36 кешене аталар. Хәтта өч тәүлек “совет дошманнарын” күмәргә дә рөхсәт итмиләр. Ниһаять, халык аларны бергә туганнар каберлегенә җирли.
Февраль вакыйгаларына нәкъ 100 ел вакыт узган. Ләкин алар онытылмый Чертуш АМЙ директоры Рәмзия Мусина инде 10 ел шул турыда материал җыя, өйрәнә, шәһит иткән авылдашларның исем –фамилияләрен, гаиләләрен, оныкларын ачыклый, чөнки архив документлары әлегә табылмаган. Шулай итеп, Хәтер көнен уздыру алдыннан шактый күләмле эш башкарылган: “ Ул елларны хәтер онытмас...” исемле брошюра эшләнгән; Рәмзия җыйган факталарны бергә туплап, Лилия Фәттахова “Кайтаваз булып кайту...” исемле әдәби очерк та язган, җыентыкка җирле авторларның шәһит киткән авылдашларына багышланган шигырьләре, бәет тә кертелгән.
Мәдәният йортында халыкның кул эшләреннән, авылдашлары пешереп килгән милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылган; милли көрәш буенча Татарстан чемпионы-батыры Булат Мусинга (Мусина Рәмзия улы) багышлап стенд та ясалган, Булат үзе дә очрашуга кайткан, кубоклары, бүләкләре янында кунакларны каршы алды, бер бүлмәдә музей почмагы да булдырылган. Чарага күп кунаклар килгән. Алар арасында ТНВ ның “Татарлар” программасы операторы һәм хәбәрче Гөлия Садыйкова, “Идел” журналының баш редакторы, якташлары Радик Сабиров, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Илдус Диндаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, райондагы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, Чертуш, Шахмай, Чаллы Башы, Акъяр һәм башка авыллардан килгән күпсанлы кунаклар, Чаллы шәһәрендә чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының веб-мөхәррире Лилия Фәттахова һәм башкалар булды.
Кичәне Рәшит Зарипов һәм Рәмзия Мусина алып барды. Халыкка тирән мәгънәле итеп язылган сценарийда мөнәҗәтләр, җырлар, баянда уйнап халык җырларын башкару, Нуретдин бабай гаиләсенең тормышын сәхнәләштергән күренеш тә тәкъдим ителде.
Аннан инде килгән кунаклар үз чыгышларында бүгенге чараның мөһимлеген, бик тә урынлы булуын,эшне дәвам итеп, архив документларын табарга кирәклеген ассызыкладылар. Луиза Камил кызы шәһит киткән бабайлар каберенә һәйкәл төзүче һәм дә 37 чыршы утыртып, тирәсен тотып, карап торучы Гыйльметдинов Җәүдәткә һәм Кәлимуллин Рафаилгә районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Очрашуның беренче өлеше тәмамлангач, ир-атлар мәчеттә өйлә намазын укып чыктылар, аннан соң бергәләшеп туганнар каберлегенә юнәлдек.
Фәнил хәзрәт белән бергә һәлак булганнар рухына Коръәннән сүрә-аятьләр укып дога кылдык.
Бу өлеше дә төгәлләнгәч, кунаклар мәктәп залында әзерләнгән төшке ашка керделәр. Коръәннән аятьләр укып, вәгазьләнеп, рәхмәтләребезне белдереп, таралыштык.
Шундый (авыл күләмендә генә түгел, район күләмендә дияр идем) әһәмиятле чараны уздыруда мин Чертуш авылы халкының бердәмлеген, оешканлыгын, ярдәмчеллеген күреп ихластан куандым. Хәтер өчен, изге эшегез өчен, хөрмәтле чертушлылар, барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтебезне җиткерәм. Уйлавымча, татар халкының үсеш стратегиясенең эчтәлеге нәкъ менә шундый чаралардан торадыр да ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев