Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чираттагы Җиңү!

2018 елның 12 маенда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Мәдәният министрлыгы белән берлектә Биектау муниципаль районы Шәпше авылы мәдәният йортында «Иске Казан тугәрәк уены» Република татар фольклоры фестиваленең йомгаклау турын уздырды һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

 Әлеге чарада 46 фольклор коллективы, Татарстанның 33 районыннан (барлыгы 300 ләп татар халык авыз иҗатын йөртүче) аерым башкаручылар катнаша.

Бу фестиваль еллар дәвамында үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде. Биредә татар халык авыз иҗатын яратучылар һәм йөртүчеләр, шулай ук дуслар очраша. 8 ел буе уздырылу сәбәпле ул Республикада төрле буыннан торган тулы бер команда туплады һәм Татарстанның истәлекле мәдәни брендына әйләнде. Фестиваль аркасында татар халык аваз иҗаты үсә, традицияләр саклана.

Тыңлау һәм караулар төгәлләнгәч, смотр-конкурска нәтиҗә ясалды һәм лауреат, дипломантларны бүләкләячәкләр. Әлеге бәйрәмнең кульминациясе мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Тугәрәк уен» булды

Безнең район данын әлеге бәйгедә  «Ак калфак» халык ансамбле яклады  (җит. Вафина А. Ю.).  Ансамбльнең эшен жюри бик югары бәяләде, ул  III дәрәҗә лауреаты булды,. Ә такмаклар башкаруында 6 район арасында безнең ансамбль мактаулы I урынны яулады, көчле коллективлар белән көч сынашса да.

Фестиваль лауреатлары 28-30 июньдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районында узачак «Түгәрәк уен» татар фольклорының Х Бөтенрәсәй фестивалендә катнашачак. Беренче тапкыр да фестиваль 2008 елда әлеге төбәктә башланып киткән иде. Ун елдан соң фестиваль кабат биредә уздырылачак. Узган елларда фестиваль Самара, Свердлоу, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Мари Иле, Кырым республикасында үткәрелде. Татарстанда ул ике тапкыр (Болгар һәм Казан шәһәрләрендә) үткәрелде.

Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты мөдире                            Вафина А.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев