Мәдәният һәм сәнгать
Чирмешәннән кунаклар
3 мартта Чаллы Башы АМЙ-да Чирмешән районының "Умырзая" татар халык фольклор ансамбле артистлары чыгыш ясаган. Алар тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендергәннәр, ә җыелучылар исә аларның чыгышларын көчле алкышларга күмгәннәр.
Коллектив халык җырларын яратучы төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләреннән тора. Бу коллектив Чирмешән районында үтүче барлык чараларда һәм республика конкурсларында даими катнашып килә һәм күрше район сәхнәләрендә дә көтеп алынган кунак алар. Артистларның чыгышы яшь буынга халык иҗатына, татар традицияләренә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев