Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Дебют уңышлы булды

Яңа Чишмә БСМ-нә йөрүчеләр үзләренең уңышлары белән кабат сөендерделәр. Алар Яр Чаллыда үткәрелгән "Җиде нота" 4 Республика конкурс-фестивалендә җиңеп кайтканнар. Бу хакта редакциягә БСМ-дә фортепиано классы буенча педагог Елена Кузнецова хәбәр итте. - Алар - конкурс дебютантлары, яшь катнашучылар - Наталья Юдинцева белән Алсу Рамазанова. "Фортепиано ансамбле" номинациясендә (кече төркем)...

Яңа Чишмә БСМ-нә йөрүчеләр үзләренең уңышлары белән кабат сөендерделәр. Алар Яр Чаллыда үткәрелгән "Җиде нота" 4 Республика конкурс-фестивалендә җиңеп кайтканнар. Бу хакта редакциягә БСМ-дә фортепиано классы буенча педагог Елена Кузнецова хәбәр итте.
- Алар - конкурс дебютантлары, яшь катнашучылар - Наталья Юдинцева белән Алсу Рамазанова. "Фортепиано ансамбле" номинациясендә (кече төркем) алар III дәрәҗә лауреат булдылар (педагог Венера Маланчева). Яр Чаллыдагы музыка мәктәпләренә йөрүче көчле балалар арасында конкуренция зур булса да, безнең кызлар бернинди хатасыз, оста чыгыш ясадылар. Жюри балаларның башкару осталыгын бәяләде.
Урта төркемгә йөрүче Данила Пасичник белән Наталья Урядникова (дуэт) "Музыкальлек өчен" дипломы алып кайттылар, ул конкурста да бер генә иде (педагоглары Елена Кузнецова). Дуэт залны әсир итте, балалар чыгышын алкышларга күмделәр.
Конкурс оештыру безне сөендерде, безне мәртәбәле кунаклар кебек кабул иттеләр, концерт рояльләренең озынлыгы гына да дүртәр метр!!! Балаларның, педагогларның шушы уен коралларыннан агылган моңны ишетеп хозурланганнарын күрсәгез. Балаларның уңышларына без дә сөенәбез.
Педагоглар исеменнән шушы укучыларыбызның әти-әниләренә, бигрәк тә 30 градус суыкта машина кабызып илткән әтиләренә рәхмәт. Укытучы, укучы, әти-әниләр шулай бергәләп эш иткәндә генә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев